Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 сентябрь 2019, 12:26

САЛКЫН ТИСӘ, АЛМА СЕРКӘСЕ ЯРДӘМ ИТӘР!

Сентябрь ае да ахырына якынлаша. Көннәр салкынайган саен, чирләр дә тизрәк эләгә башлый. Җылы дип алданып, юка киенеп ташласак та, кызыгып туңдырма ашасак та, эсселәп китеп салкын су эчсәк тә, йөткерә башлыйбыз, тамак шешә. Врачларга йөгерәбез. Алар бер кочак дару, укол язып бирә. Берсеннән-берсе кыйммәтләрен, җитмәсә. Югыйсә, мондый авырулардан алма серкәсе (уксусы) ярдәмендә җиңел генә котылып була бит! Өйрәтим әле.

1. Мамык тукымадан эшләнгән оекбашны алма серкәсенә (уксус) манып аякка киясең дә, өстеннән полиэтилен капчык кидереп, аның да өстеннән йон оекбаш киясең. Күкрәккә һәм аркага да компресс куясың. Салкын тию кул белән сыпыртып алгандай була.
2. Тамагыгыз шешсә, бер бал калагы алма серкәсе белән чайкау да җитә. Су кушмыйча гына чайкагыз. Менә шушы ысул белән дәвалану иң җиңеле.
3. Билегез авыртып җәфалансагыз да, шушы алма серкәсе белән компресс куегыз. Шунысы бар: бил белән бергә аякка да, аркага да, күкрәккә дә компресс куярга кирәк. Төнгелеккә бер таблетка аспирин эчү дә файдалы булыр. Бу компресслар авырттырмый да, әчеттерми дә, яндырмый да.
Һәрхәлдә мин үзем шулай дәваланам.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: