Барлык яңалыклар
Киңәш базары
16 сентябрь 2019, 13:37

СЕНТЯБРЬ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

Сентябрь ае ак, кызыл һәм кара карлыган үсентеләрен үрчетү өчен иң әйбәт вакыт санала. Үсентеләрне дымлы, уңдырышлы туфракка утыртырга кирәк. Җир алдан тирән итеп казыла, аңа органик ашламалар кертелә. Утырту өчен тәмле җимешле һәм мул уңышлы куаклардан 6-7 мм юанлыктагы, 20 см озынлыктагы чыбыкчалар кисеп алына. Безнең климат шартларында чыбыкчаларны сентябрьнең тәүге ун көнендә утырту әйбәт нәтиҗәләр бирә. Быел көннәр шактый җылы торуын исәпкә алып, бу вакытны озайтырга да мөмкин.

Әзерләнгән түтәлдә, 20шәр сантиметр ара калдырып, 16-18 сантиметр тирәнлектәге буразналар ясыйлар. Чыбыкчаларны, бер-берсеннән 20 сантиметр ераклыкта, кыеш яткырып, буразнага тезәләр. Бер-ике бөрене җир өстендә калдырып, туфрак белән күмәләр. Су сибеп, буразналар арасына 5 сантиметр калынлыкта торф яки черемә салалар. Чыбыкчаларга даими су сибеп торалар.
Карлыганның әйбәт сортлы куакларындагы ботакларны җиргә иеп, туфрак белән күмеп тә үсентеләр алып була. Ботакның очы өстә кала, ә җирдәге өлеше ел эчендә тамырлана. Аны тамыры белән бергә куактан аерып алалар да тиешле урынга күчереп утырталар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: