Барлык яңалыклар
Киңәш базары
13 сентябрь 2019, 17:41

Лалә утыртыр вакытлар җитә

Күз ачып йомгандай да булмадык, җәйләр узып китте. Инде сентябрьнең яртысы үтеп бара. Димәк, лалә суганчаларын утырту турында уйлый башларга була. Ләкин быел көз җылы килде, шуңа күрә бераз суытканнны көтәрбез. Ә әлегә, аларны җәен казып алырга онытсак, кибетләргә сәяхәт итә торыйк: анда яңа сортларның ниндие генә юк!

Лалә суганчаларын утырту өчен иң яхшы вакыт – туфрак температурасы +7- +10°Ска төшкәч. Гадәттә, бу сентябрь азагы, октябрь башларында була. Ноябрь азагына да калырга мөмкин, ләкин бу очракта җир өстен яфрак я ылыслы ботаклар белән капларга кирәк.
Туфрак артык җылы булса, суганчалар акрын тамыр җибәрә, авырырга мөмкин. Бик соңга калганда, алар тамырланырга өлгерми.
Лалә суганчаларын чәчәге кояшлы, җилсез, йомшак туфраклы, гумуслы урынны ярата. Әгәр бакчагызда балчыклы авыр туфрак икән, чокырга торф, компост өстәргә кирәк булыр. Ә инде дымлы урында, суганчалар черемәсен өчен, түтәлне күтәртебрәк ясарга кирәк.
Алар нейтраль я рН 7.0-7.5 күрсәткечле туфракны үз итә. Туфрак ачы булса, известь кертегез. Яңа тирес салып калдырырга ярамый.
Эре, җете чәчәкләр үстерәсегез килсә, лаләләр утыртыласы түтәлне казыганда махсус ашлама я түбәндәге составны кулланыгыз: черемә (1 кв. м. га 5 кг), суперфосфат (50-100 г/кв.м), нитроаммофоска (40-60 г/кв.м), кош тизәге (200 г/кв.м), көл (200 г/кв.м), сөяк оны (200 г/ кв.м).
Суганчаларны утыртыр алдыннан яхшылап карагыз, черегәннәрен ташлагыз. 0,5% процентлы марганцовка эремәсендә ике сәгатькә кадәр тотып алырга мөмкин. Бу очракта аларны шунда ук утыртырга да кирәк.
Буразналарның тирәнлеге – 10-15 см, рәт арасы – 25-30 см, суганчаларның арасы 9-10 см тирәсе була.
Нык эре суганчаларны 15-18 см тирәнлеккә утырталар. Вакларына 12 см да җитә. Туфрак коры булса, су сибеп кую да зыян итмәс. Иң мөһиме – суганчаларның төбе белән өске ягын бутамагыз һәм вертикаль рәвештә утыртыгыз.
Чәчәкләрегез гүзәл булсын!
Читайте нас: