Йорт салу өчен җир сайлаганда барысын да исәпкә алыгыз: бу урында табигать шартлары ничек, һава тынчу түгелме; су, газ, электр, Интернет коммуникацияләре үткәнме; юллар бармы, җәмәгать транспорты йөриме; мәктәп, балалар бакчасы, хастаханәләр якынмы?
Җир участогын шәхси я юридик затлардан сатып алып, мираска, бүләккә кабул итеп алып була. Җир участогы сату турындагы игъланнар, гадәттә, махсус сайтларда, матбугат басмаларында басыла.
а) Сатып алу, мирас хокукы күчү кебек гамәлләр тиешле кәгазьләр белән ныгытыла: договор, я дәүләт органы я җирле үзидарә органы актлары, суд карары, мирас хокукы турында таныклык һәм башкалар. Нәкъ менә шул документлар җир участогына хокук өчен нигезләмә булып торачак. Сатып алу килешүе төзесәгез, моңа бик җитди карарга, юристлар белән киңәшләшергә кирәк.
ә) Дәүләт карамагындагы җирләрдән участокка дәгъва иткәндә, иң тәүдә җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәләр. Өч яки күбрәк балалы гаиләләр дәүләттән бушлай җир алу хокукына ия.
б) Уфа шәһәрендә шәхси торак төзелеше өчен арендага я милеккә җир участогы алу өчен Уфа хакимияте башлыгы исеменә гариза языла. Аннан ул Уфа хакимиятенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсендә ( Главархитектура) (http://www.gorodufa.ru) каралачак. Гаризага уңай җавап булганда, аукционда катнашу хокукына ия буласыз.
в) Документлар әзер булгач, участокны теркәү өчен Росреестр федераль хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Милек теркәлмәсә, аны сату, бүләк итү, залогка бирү, мираска тапшыру мөмкин булмаячак. Шулай ук янгын, су басу кебек стихияле бәла-каза очракларында компенсацион түләүләргә дәгъва итеп булмаячак.
Кирәкле документлар исемлеге һәм башка файдалы мәгълүмат Росреестр федераль хезмәтенең рәсми сайтында бар (https://rosreestr.ru/).
2018 елның 4 августына кадәр шәхси торак төзү (ИЖС) һәм аны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алырга кирәк иде. Хәзер исә, яңа законнар буенча, шәхси йорт (яки бакча йорты) төзи башлавыгыз турында белдерү (уведомление) җибәрергә кирәк. Гадәттә, ул җирле хакимият органнарына юлланыла. Йортны төзү һәм файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алып өлгергән булсагыз, белдерү җибәрү кирәкми.
Белдерүдә йорттан участок чикләренә кадәр ара, йортның мәйданы, катлар саны һәм якынча схемасы күрсәтелә. Күрсәткечләр үзгәрсә, ягъни йорт проектына сизелерлек үзгәрешләр керсә, янә белдерү җибәрергә кирәгәчәк. Ул шулай ук йортны төзеп бетергәч тә җибәрелә. Моны эшләү өчен Госуслуги сайтына (https://www.gosuslugi.ru/), күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хәзер йорт проектларын Интернеттан да табып була. Җаның теләгәнен сайлап кына аласы. Шулай да юрганга карап аякны сузарга, ягъни финанс мөмкинлекләрен чамаларга кирәк. Проект йорт салуга тотылачак чыгымнарны санап чыгарырга булышачак. Проектсыз гына йорт башлаучылар да бар. Ләкин бу очракта, йортны салып бетергәч кенә күп җитешсезлекләр ачыклана. Терсәк якын да, тешләп булмый. Мәсәлән, йортның ишеге төньякка карый, гел күләгә, кышын кар баса; бәдрәф бүлмәсе бакча ягына туры килгән һәм шамбаны казуда проблема килеп чыга; верандада я подвалда розетка кирәк, ә ул онытылган һәм башка бик күп вак-төякләр. Вентиляция системасын ясарга онытсагыз я кирәксенмәсәгез, түшәмегездән су агарга да мөмкин, ә газ керәчәк бүлмәне махсус хезмәтләр кабул итмәве бар – АОГВ бүлмәсендә тәрәзә юк... Кыскасы, җиде кат уйлап, бер кат кисегез һәм профессиональ төзүчеләрдән консультация алырга онытмагыз.
Йорт нигезен салганда шулай ук төзүчеләр белән киңәшләшергә кирәк. Кайбер грунтка нигез блоклардан салына, кайсысына субай кагарга кирәк. Өстәге кара туфрак катламын алып, кызыл балчыкка төшәргә кирәклеге кемгә дә билгеледер, ә менә җир катламының туңу тирәнлеген исәпкә алырга кирәклеген белмәүчеләр дә бардыр. Шулай ук нигезне судан, дымнан саклау өчен гидроизоляция эшләү, заманча махсус плитәләр белән каплап калдыру җылылыкны сакларга булышачак. Сазламыграк урын булса, грунт суларын нигездән читкә җибәрү турында кайгыртырга кирәк, юкса язын подвал я базыгызга су кереп җәфалаячак.
Бу материалларның һәркайсының үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре. Агач йорт, әлбәттә инде, экологик яктан чиста була. Карагай бура алырга көчегездән килсә инде, ул сезнең генә түгел, оныкларыгызның да гомеренә җитәчәк. Ләкин үзегез балта эшен белмәсәгез, оста ялларга туры килә һәм берьюлы күп сумманы алдан әзерләп куясы була.
Кирпеч йортлар шулай ук озын гомерле. Бура йорттан аермалы буларак, аны әкренләп тә төзеп була. Диварларын тиешле калынлыкта салсагыз, йорт кышын – җылы, җәйге эсседә салкынча торачак. Ләкин кирпечнең бәясе, бигрәк тә кызылыныкы, арзан түгел. Ак силикат кирпеч исә җылыны азрак саклый. Кирпечне янга калдыру өчен, диварның киңлеген киметеп, тышкы яктан җылыту материаллары кулланалар. Җылыту материалын кар-яңгырдан саклау һәм матурлау өчен махсус кирпеч, я штукатурка белән тышларга да кирәк булачак.
Соңгы елларда пенобетон блоклар бик популяр. Алардан бер ай эчендә дә йорт күтәреп була. Измә дә китертәсе я ясыйсы түгел – махсус җилемне генә суда эретәсе. Ләкин мондый йортларны, профнастил я сайдинг белән тышларга (җылыту материалы да өстәргә була) кирәк булачак, чөнки пенобетон су һәм дымны яратмый. Шулай ук вентиляцияне онытырга ярамый. Пенобетон блоклардан салынган йортлар артык авыр конструкцияләрне дә (тимер баскыч, балка) күтәрми.
Элекке шифер я калай түбәләр тарихта кала бара. Аларга алмашка төрле төстәге профнастил, металл чирәп (металлочерепица) килә. Бу материаллардан ябылган түбә шактый озак хезмәт итә, ләкин яңгырда шаулый, кояшта кыза. Ондулин дигән йомшак материал исә бу җитешсезлекләрдән азат, 110 градуста гына янып китәргә мөмкин, әмма кыйбатрак һәм фанер аслык таләп итә, еллар үтүгә буявы да уңа. Нинди генә материал куллансагыз да агач бәбкәләрне янгынга каршы состав белән эшкәртергә онытмагыз.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.