Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 сентябрь 2019, 12:12

КАЗ АСРАГЫЗ

Иртәнге сәгатьтә кәефем юк, дип хафаланып утырмагыз. Кәеф яхшы булсын өчен җәнлекләр, мисалга, каз асрарга кирәк, шулчакта тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Мин үзем тормышымда нинди генә һөнәр белән мавыксам да канәгатьмен, чөнки табыш китермәсә дә, хезмәт мине кәефләндерә, акмаса да әзрәк тама да.

Иртәнге сәгатьтә кәефем юк, дип хафаланып утырмагыз. Кәеф яхшы булсын өчен җәнлекләр, мисалга, каз асрарга кирәк, шулчакта тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Мин үзем тормышымда нинди генә һөнәр белән мавыксам да канәгатьмен, чөнки табыш китермәсә дә, хезмәт мине кәефләндерә, акмаса да әзрәк тама да. Һәр эшне бөтен күңелемне биреп башкарам.
Бер татар печән чабып йөри икән. Аңардан: “Сиңа нигә печән, сыерың юк бит?” – дип сораганнар. “Атка ашатырга”, – дигән татар. “Ә нигә сиңа ат кирәк?” – дигән сорауга: “Печән ташырга”, – дип җавап биргән. Шуның кебек: “Бер файдасызга, сиңа нигә кош-корт кирәкте?” – дип, миннән дә сораучылар бар. “Табыш артыннан куарга мин малтабар түгел”, – дип җавап бирәм. Авылда туып үскәч, олыгая төшеп тә, шәһәр ыгы-зыгысына күнегә алмадык, кош-корт үрчетеп, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, саф һава сулап, яланаяк җирдә йөрергә авылга кайттык.
Үз йортыңда каз асрауның бер кыенлыгы да юк: аларга иркенлек, су, үлән булса, җитә. Бәбкәләрне – йомыркадан тишеп чыккан сап-сары йомгакларны – үстерү җиңел эш түгел, аларны әледән-әле ашатып, чиста савыттан су эчерергә, бала караган кебек карарга кирәк. Без бала чакта авылларда һәр йортта каз асрыйлар иде. Ел да ике ана, бер ата казыбыз була торган иде. Нишләптер, ата казыбыз ана казның берсен генә ярата, ә икенчесен җәберли, тешләп, канатларын кагып, очынып-очынып куып, якын да җибәрми иде. Без, арларына кереп, чыбык белән куабыз, ә ата каз шулчаклы усал, горур, бугазын сузып, безгә ташлана, качып өлгермәсәң, борып тешләп, тәнне күгәртеп бетерә. Җәберләнгән ана каз, бахыр, куркып, читтә генә ята. Без әнигә казны жәлләп сөйлибез. Нишләп әни берәр җаен тапмагандыр, ата казыбыз теге яратмаган казны талап үтерде, без елаштык.
Казлар арасында үзләренең юлбашчысы була. Ул үз төркемен дошманнардан, хәвеф-хәтәрдән күз карасы кебек саклый, бүтән казлар килсә, көт тә тор: ата казлар арасында сугыш башлана. Аларның канатлары сугыш коралы икән, ачулары килсә, бер-берсен куркытырга, ысылдарга тотыналар.
Казлар, гадәттә, тату яши, утырыр алдыннан, түш мамыкларын йолкып, оя коралар. Ата каз ана казны йомырка салырга болдырга чаклы озата, чыкканын көтеп тора, ә чыккач, шатланып, канатларын җилфердәтеп таптана, биеп ала.
Сәке астына читәннән үргән ояга йомшак печән түшәп куябыз. Әни безгә: “Менә каз йомырка сала башлый, шауламагыз, сәкедә аякларыгызны селкетеп, утырган казны куркытмагыз”, – дип, искә төшереп тора.
Берничә көннән каз, үз йомышы белән, оядан төшеп, тышка чыгарга ишек төбенә килә. Әниебез әйтә: “Казның теле генә юк, барын да аңлый, менә хәзер ата казның шатлыгыннан таптанып, биеп, хатынын ничек каршы алганын карагыз”, – ди. Ничә көн ишек алдында көтеп йөри бит. Шатланып каңгылдашалар, үзләренчә сөйләшәләр.
Ә без сәкедә ашыйбыз, дәресләр карыйбыз, йоклыйбыз. Без, биш бала, ничек инде, утырган каз бар, дип, ай буена пышылдап кына сөйләшик! Каз –акыллы, зирәк кош, безнең тавышка күнекте, ахры.Тыныч кына утырып, бәбкәләрен чыгарды. Хәзер алар янына якын барырлык түгел, ата каз, муенын сузып, балаларын һавадагы каргалардан саклый, урамда үтеп барган кешене бастырып куа. Бала хайванга да кадерле.
Шулай балачак хатирәләрен барлый-барлый, бакчамда каз асрарга ният иттем. Тәҗрибәмне сезнең белән дә уртаклашмакчымын.
Кош-корт асрарга уйласаң, иң тәүдә аларга яшәү шартлары булдырырга кирәк. Казлар сарайда гына яши торган кош түгел, алар иркенлекне, ләм чокып, елга буенда йөрүне ярата. Якын-тирәдә елга булмаса, кечкенә буа ясап, суны еш кына алмаштырып торырга кирәк, чөнки казлар бик тә чисталыкны ярата. Алар да, үрдәк кебек, авызларына ризык капса, томшыкларын чайкарга тизрәк су савытына йөгерәләр. Чиста суда коенган кошларның мамыклары да сыйфатлы була. Каз сарайга йомырка салырга гына керә. Тартмасын идәнгә ышыграк урынга куеп, чиста салам салырга кирәк.
Алар – озак яшәүче кошлар, токымына карап хәтта 18-20 ел яшәргә мөмкин. Без, казның алсу-кызыл төстәге тәпиен күреп, өшегәндер, дибез. Ул да булса, белгечләр әйтүенчә, аларны кан тамырлары җылыта икән.
“Линда” токымы казлары башка токым казлар белән чагыштырганда, бик тиз үсә, чиргә бирешеп бармыйлар, зирәклек ягыннан да алдынгылар. Ике атнадан соң бәбкәләрен зур казларны ашаткан кебек төрле ризык белән сыйларга мөмкин, ите дә тәмлерәк, диләр. Ата каз бигрәк тә батыр, игътибарлы, гаиләсен кайгыртучан.
Бер елны шулай, пенсиягә чыккач, инкубатордан каз бәбкәләре алдык. Урамда үлән ашатып йөртеп алып кайтам, миннән башка беркая китмиләр. Бабайга: “Минем эшем бар, син йөртеп кайт әле дим”. Казларым, бабайны тыңламыйча, кире ихатага керделәр. Бабай әйтә: “Чыбык белән куып карадым, синең артыңнан кереп киттеләр”, – ди.
Мин аларны урамга алып чыкканда, каңгылдашып, кагынып каршы алалар. Чыбык урынына китап алып укып утырам, кулым белән ишарә итсәм дә аңлыйлар, йөгерешеп килеп “сөйләшә” башлыйлар, мине әниләре кебек күрәләр, ахры. Аларны шелтәлим: “Нигә бабайны тыңламыйсыз? – дим. – Сезгә кем белән йөресәгез дә, барыбер түгелмени?” – дим.
Ә инде киемемне алмаштырсам, шаулашалар, ят итәләр. Машина, эт тавышы ишетелсә генә йөгерешеп киләләр.
Бер көнне шулай тыныч кына урамда чирәмдә үлән ашатып, каз саклап, китап укып утырам. Казларым янында мин үземне шулчаклы тыныч тоям, ял итәм, тирә-якның матурлыгын күзәтәм. Әмма бер усал күршем минем каз тотуымны, аларны урамда йөртүемне яратмый. Пычратасыз, ди. Кулына чыбык тотып, кычкырып-тиргәнеп, минем якка килә башлады. Шулвакыт исем китте, казларым, гауга куптарып, күршемә ташланмасыннармы!
Икенче күршем минем казларга каршы түгел, яныма килеп утыра, алар белән сөйләшә, бәбкә саклаган бала чакларын, әнисен, авылын исенә төшереп сөйләшеп утыра. Шәһәр ыгы-зыгысыннан йончып, авылга күчтем, казларың урамга ямь биреп йөриләр, апа-җаным, ди. Бакча үләннәрен, коелган алма- җимешләрен, ипи сыныкларын миңа кертә.
Казлар Римны дошманнан коткарган, дигән риваять бар. Анда хәтта казларга һәйкәл куйганнар. Этләрне дошманнар йоклатырга, агуларга мөмкин, ә казлар белән бу хәйлә барып чыкмый икән. Казларның ишетү сәләтләре көчлерәк, чак кына кыштырдаган тавышны да сизәләр, караңгыда күрмиләр, иллә-мәгәр тавыш күтәреп, сакчыларны, хуҗаны тиз генә аякка бастырырга мөмкиннәр.
Шулай каңгылдашып-гөрләшеп, җәйнең үткәнен сизми дә калдык. Сентябрь башы, бәрәңге алып йөрибез, кояшлы җылы көн. Һавадагы кошлар тавышына башны күтәреп карасак, өчпочмакка тезелеп казлар җылы якка очып китеп бара. Үз гомеремдә беренче тапкыр аларның җылы якка китүен күрдем.
Ай азагына көннәр бозылып китте, үләннәр дә корып бетте. Хәзер инде казларым бакчада йөри, кәбестәне бик тә яраталар, кәбестәләрне кавырсын челтәр белән чорнап куйдык. Яннарына ашатырга барсам, сөйләшеп туя алмыйбыз, кулымнан ашыйлар, мин дә аларны “кояшларым, акыллы кошларым”, дип сөйләшәм. Урамга алып чыксам, очалар, тик миннән ерак китмиләр, кире яныма очып киләләр. Мал да ашаган йортына кайта, ди, бик югары күтәрелә алмыйлар, чөнки авырайганнар, симергәннәр, бот араларында майлары салынып тора.
Казлар кышкы суыкларга бирешми, ачык һавада рәхәтләнеп кар ашап йөриләр. Әмма шундый гадәтләре бар: арада берәрсе чирләсә, аны җәберли башлыйлар, төркемнән куалар, ашарга ирек бирмиләр.
Елга-суы булган авылларда каз үстерүе бигрәк тә рәхәт. Иртән капканы гына ачып чыгарып җибәрәсең дә, алар кичен үзләре тезелешеп кайтып керә. Горур ата каз, алдан юл күрсәтеп, гаиләсен алып кайта. Ерактан хуҗасы каршы алганны күреп, канатларын каккалап, шәбрәк атларга тырыша. Капканы ачып кертеп, аларга сокланып карап тору күңелләрне күтәреп җибәрә.
Ярар, казлар белән серләшеп, җәйне үткәреп, казларны үстердек. Инде көзләрне, кышларны каршы алабыз. Тик алдагы көткән хәлләрне искә төшерсәң... Турысын әйткәндә, ияләштердек, ашатып, яратып үстердек. Шуннан шул дусларыңны, сердәшләреңне ничек мискә салырга? Алда менә нинди көенечле хәл тора. Нишлисең бит, Ходай шулай кушкан, жәлләргә ярамый. Пычагыңны яхшы итеп үткерләп, төбе тишелгән чиста капчыкка казны салып, капчык тишегеннән башын чыгарырга, бисмиллаңны әйтеп, кыйбла ягына салып, Ходайга тапшырырга гына кала. Кайберәүләр, борынгыча аякларын бәйләп, канатларын каерып, бер якка аяк белән басалар. Бу йолалар безнең якларда сакланган.
Капчыктагы ысул уңайлырак, пычранмый, канатлары сынмый. Чалгач, аягыннан асып куеп, каны агып-саркып беткәч, баудан ычкындырып, ары эшкәртә башларга мөмкин. Ләкин бусы безнең мөселманча түгел инде.
Кош-корт түшкәсен кайнар суга салып алып я кайнар үтүк белән чүпрәк аша үтүкләп-парлап алсаң да мамыгы җиңел йолкына. Интернетта махсус корал сатыла-сатылуын. Тик аны кулланып караганнар бер дә мактамыйлар.
Эш бетте, көлтә җыясы гына калды. Күпләр каз итен ашарга курка, майлы-холестеринлы, ди. Ә без яратабыз шул каз итен. Әнием, авылга кайтсак, кунак чакырып симез сарык, каз итеннән аш пешерә торган иде. Аш өләшкәндә майлы шулпаны тәлникәгә мул итеп сала, өресен дә өстәп куя. Симез сарык, каз калҗасының маен ашарга бер дә курыкмады. Шулай тукланган авыл әби-бабайлары уртача алганда 80-90 яшькә чаклы яшәделәр, Аллаһыга шөкер.
Безнең дә Яңа ел өстәленә алма, карабодай тутырып пешерелгән каз түшкәсе кунаклый. Балачакта чоланда тешләп киткән каклаган казлар искә төшә. Их, үткәннәрне генә кайтарып булмый. Сабый чактагы каз өмәләре, андагы кызык уеннар, җыр-биюләр, әти-әнинең җылы кочагы – алар башка кабатланмас өчен үтеп киткәннәр.
Ләлә Гыйззәтуллина.
Уфа районының Зубово авылы.
Читайте нас: