Киңәш базары
22 Августа 2019, 18:49

Ябыгу өчен нәрсә ашарга?

Бездә ябыгу төп проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Ябыгу өчен нәрсә ашау турында баш ваталар. Ач тору турында уйлаучы юк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кефир диетасы
48 сәгатьлек кефир диетасы эчәклек микрофлорасын көйли, ашкайнатуны җайга сала. Иртән 1 стакан ромашка, яки усак кайрысы, нарат җиләге яфрагы төнәтмәсе эчәләр дә, 2 тәүлек буе көненә 6-8 стакан кефир гына эчеп торалар. Бу берничә килограммга ябыктыра. Гадәти туклануга әкренләп күчәргә, майлы, баллы, камыр ризыклары ашамаска тырышырга кирәк.
Читайте нас