Статистик мәгълүматлар буенча, озак яшәүчеләрнең күпчелеге һөнәрләре белән авыл хуҗалыгында яшәүчеләр, көтүчеләр, җир эшкәртүчеләр. Аларның азык-төлекләрен үзләре җитештергән нигъмәтләр тәшкил итә.
Мәскәүнең Сеченов исемендәге университет диетологы Наталья Пугачева сүзләренә караганда, озак яшәүчеләр тозны чама белән генә куллана. Алар шикәр урынына бал файдалана, җимешләр ашый. Югары сортлы оннан түгел, ә тышчасы белән вакланган бодайдан пешерелгән икмәкне үз күрә. Күбрәк аксымга бай азыклар ашый. Аксым, башлыча, балык һәм ачы сырлардан алына.