Барлык яңалыклар
Киңәш базары
7 август 2019, 12:19

КУЯННАР НИ ӨЧЕН РАК БЕЛӘН АВЫРМЫЙ?

Рак (яман шеш) – бик куркыныч, үлемгә илтүче авыру. Аның килеп чыгышы, симптоматикасы әлегәчә азагына кадәр өйрәнелмәгән. Шуңа күрә тулысынча терелтә торган дәвалау ысуллары да юк. Ләкин рактан “качу” юллары бар. Бүген без сезне шулар белән таныштырырбыз. Мәсәлән, куяннарның ни өчен яман шеш белән авырмау сәбәбен беләсезме? Белмәсәгез – белегез! Җавап – язманың сайттагы тулы вариантында.

1. АВЫР АТЛЕТИКА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕГЕЗ!
Медицина галимнәре белдерүенчә, даими рәвештә гер, штанга күтәрүче бодибилдер ир-атларның рак белән авыру очраклары гади кешеләргә караганда 40 процентка кимрәк. Хатын-кызларга исә даими рәвештә фитнес белән шөгыльләнү күкрәк рагын булдырмаска ярдәм итә.
Галимнәр ашказаны рагыннан операция ясаткан 206 кешенең авыру тарихларын анализлаганнар. Һәм бер гаҗәп хәл ачыкланган: симез гәүдәле яисә артык ябык пациентлар белән чагыштырганда, эч мускуллары көчле авырулар арасында операциядән соңгы өзлегүләр 2,1 тапкырга азрак булган. Шулай ук туры эчәк рагына операция ясаткан 816 кеше тикшерелгән. Монда да даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында үлем очраклары күпкә кимрәк булуы ачыкланган. “Спорт – яшәү чыганагы”, дип юкка гына әйтмиләр, димәк!
2. КИШЕР АШАГЫЗ!
Монысы аеруча ирләргә кагыла. Кытай галимнәре ачыклавынча, ир-егетләр күбрәк кишер ашаган саен, простата рагы белән сирәгрәк чирли. Һәр ашалган 10 грамм кишер яман шеш ихтималын 5 процентка киметә. Галимнәр моның сәбәбен кишердә булган каротин матдәсенә бәйләп карыйлар. Рак авыруын булдырмас өчен, көненә бер чи кишер ашау да җитә! Шуңа күрә куяннарга яман шеш янамый да инде!
3. БАЛЫК, ГӨМБӘ, ЙОМЫРКА АШАГЫЗ ҺӘМ КОЯШТА КҮБРӘК ЙӨРЕГЕЗ!
“Д” витамины – рак күзәнәкләре бүленүгә табигый киртә ул. Кызганычка каршы, ул кайбер диңгез балыкларында, гөмбәләрдә һәм йомыркаларда гына була. Шулай ук Кояш нурлары – әлеге витаминның табигый чыганагы. Шуңа күрә җәен җылы көннәрдә кояш астында күбрәк булырга тырышыгыз! Ләкин шуны истә тотыгыз: тәнегез янарга тиеш түгел!
4. ЯШЕЛ ЧӘЙ ЭЧЕГЕЗ!
Яшел чәйдәге катехин матдәсе тире рагыннан саклый. Ул яман шеш күзәнәкләрен үтерә. Иң куркыныч авыру булган меланома – тире рагын булдырмауда иң үтемле чара ул.
5. КУРКУМА КУЛЛАНЫГЫЗ!
Үткәрелгән 2000нән артык тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу тәмләткеч простата, күкрәк бизе, бавыр, үпкә рагыннан саклый. Химиотерапиядән аермалы буларак, куркума куллану сәламәт күзәнәкләргә зыян китерми, авыруларын гына үтерә. Аптекалардан аның пиперин матдәсе белән кушылмасын эзләгез. Шулай итсәгез, организм аны җиңелрәк үзләштерәчәк.
Болар һәммәсе дә рәсми медицина тарафыннан расланган киңәшләр. Сәламәт булыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: