Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 август 2019, 17:49

Суган суы файдалы

Быел яз суган орлыгы алтын бәясе булды. Шулай да, кем каян табып, аны үстерергә тырыштык. Ә бит суган аш-суга гына түгел, сәламәтлек өчен дә нык файдалы.

Кайбер кеше эче кибеп җәфалана, геморройдан интегә. Бу очракта суганның суын сыгып, тәүлеккә 3-4 тапкыр ач карынга 1әр чәй кашыгы эчәләр. Ләкин ашказаны җәрәхәте (язва), бөер, ашказаны авырулары булганда, суган суын кулланырга ярамый.
Томау төшкәндә, суган суын мамыкка сыгып, я суган кисәкчекләрен (бик вак итмәскә кирәк, югыйсә, урта колакка кереп китүе бар) колакка тыгып дәваланучылар да бар.
Кайчак тырнак читенә эренле шеш чыга. Мондый очракта аңа пешкән суганны ябалар. Эссе килеш ябарга ярамый, суына төшкәнен көтәргә кирәк. Размеры туры килүче суганның эчен алып, бармакны шуның эченә тыгып, бинт белән урап куйганда да була. Төн эчендә шеш күзгә күренеп кайтачак.
(Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!)
Читайте нас: