Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 август 2019, 13:10

Кура җиләген тәрбияләргә вакыт

Кура җиләгенең яшь курасы көч җыйды, үсте. Яренгә уңыш мул булсын өчен менә хәзер гади генә эшне эшләргә кирәк.

Кураның очыннан, ким дигәндә – 20-30, ә ул озынрак булса, 30-40 см кисеп алырга кирәк.
Болай иткәндә, көзге салкыннарга кадәр астагы бөреләрдән яңа ботаклар үсеп өлгерәчәк.
Һәм очында гына нәзек ботаклары булган кура урынына тармакланып үскән, җиләге дә бермә-бер мулрак куралы булачаксыз.
Шулай ук быел җимеш биргән кураларны төбеннән кисеп алып яндырырга кирәк. Алар хәзер яшь үсентеләргә комачаулый гына.
Читайте нас: