Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 август 2019, 15:18

Өр-яңа кебек була!

Шифер түбәнең калайдан я профнастилдан өстен бер ягы бар. Ул эссе көннәрне кояштан кызмый һәм мунча кыегы өчен менә дигән материал. Дистә еллар буе тузмый да, чыдам. Ләкин берничә елдан ул карая, мүкләнә башлый. Аны алыштырмый гына яңартып була. Моның өчен нишләргәме?

1. Тимер кыргыч щетка, аннан чүпрәк белән мүк, пычраклардан яхшылап чистартырга.
2. Грунтовка белән үтәргә.
3. Резин буяу яисә шифер өчен махсус буяу белән буярга. Андый буяулар махсус кибетләрдә (хуҗалык тауарлары кибете, буяу кибете) сатыла.
Яшел, кызыл, күк төстәгеләре була. Күк төстәге буяу сирәгрәк очраса да, кулайрак, чөнки ул шиферның табигый төсенә якын (фотода уң якта).
Бөтен бу эшләрне эшләп чыкканда, түбәгез өр-яңа кебек булачак һәм әле озак еллар сезне сөендереп хезмәт итәчәк!
Читайте нас: