Барлык яңалыклар
Киңәш базары
31 июль 2019, 13:42

ТАБИБ КИЛГӘНЧЕ НИШЛӘРГӘ?

Җәй – гүзәл мизгел. Шул ук вакытта җәйнең җылы матур көннәрендә кешене мең төрле куркынычлар сагалый. Кемнәрнеңдер эсседән кан басымы күтәрелә, кемдер, йөзә белмичә, суга кереп китеп бата, кемдер урман нигъмәтләрен дөрес җыймыйча агулана. Мондый чакларда нишләргә соң? Түбәндәге язмабыз шушы сорауга җавап бирергә тиеш.

БОРЫННАН КАН КИЛСӘ
Барлык каты йогышлы авырулар вакытында, канны барлыкка китерүче органнар авырганда, кан юллары киңәйгәндә, яраланганда, кан басымы күтәрелгәндә, кояш астында кирәгеннән артык булганда борыннан кан китү күзәтелә. Кан басымы вакытында ул авыруның хәлен җиңеләйтеп җибәрә. Шуңа күрә борыннан кан килгәндә тынычрак булырга кирәк. Авыру ятып торырга тиеш. Башны салкын су белән чылаталар яки салкын су белән чылатылган сөлге куялар. Ә борын тишекләрен ике бармак белән 10 минут кысып тоталар. Әгәр кан шуннан соң да туктамый икән, борын тишегенә мамык тыгалар. Аннары табиб киңәшен тотып эш итәләр.
ЙӨРӘГЕҢ АВЫРТСА
Йөрәк мускуллары һәм кан тамырлары көчсезләнеп, кан әйләнеше кинәт бозылса, йөрәк авырта башлый. Авыру еш кына кан басымы, атеросклероз, интоксикация һәм башка кайбер авырулар аркасында йөрәк эшчәнлеге бозылуыннан килеп чыга. Йогышлы авырулар, кирәгеннән артык физик эш аркасында да йөрәк авыртырга мөмкин.
Төп билгеләре: тын кысылу, салкын тир бәреп чыгу, тән тиресе күгәрү, пульсның ешаюы һ. б.
Авыруны тиз генә яткырырга, баш астына мендәр куярга, битен һәм күкрәген салкын су белән чылатырга, нашатырь спирты иснәтергә кирәк. Тиз генә табиб чакыртыгыз.
АГУЛАНСАҢ
Җәйге ризыклар белән агуланганда косарга тырышырга кирәк. Моның өчен тамакка ике бармакны тыгарга. Аннары активлаштырылган күмер (бер стакан суга бер аш кашыгы) бирәләр. Озакка сузмыйча, табибка күренергә кирәк.
Гөмбә белән агуланганда да шушы тәртиптә эш итәләр. Авыруга бер-ике йотым тозлы су эчерәләр (бер стакан суга бер балкашык тоз салалар), эчкә һәм аякларга грелка куялар. Спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый. Кофе яки сөт эчерергә мөмкин. Авыруны шунда ук хастаханәгә озатырга кирәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: