Барлык яңалыклар
Киңәш базары
31 июль 2019, 16:12

Суган йолыктыгызмы әле?

Көз сулышы сизелә дә инде. Бакчаларда уңыш өлгерә башлады. Август керүгә түтәлләрдәге суганнарны йолкырга була. Иртәрәк утырткан суган, иртә өлгерүче сортлар, әлбәттә инде, җитлекте. Моны суганның тамырына карап беләләр.

Җитлеккән суган туфрактан бик тиз йолкына. Тамырлары нәзек кенә була. Ә инде йолку вакыты үтсә, суган ак тамыр җибәрә башлый.
Уңышны җыю өчен кояшлы коры көнне сайларга кирәк. Бер-ике көн ачык һавада калдырганда аның кабыгы катып китә, саклар өчен яхшырак була.
Аннан инде җиләс урынга кертеп, идәнгә җәеп салырга мөмкин. Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, аны кыяклары кибеп беткәнчегә кадәр киптерергә кирәк. Корыган кыяклар үзләре өзелеп тора башлагач, суганны чистартып, катыргы тартмаларга тутырып, саклау урыннарына куярга була. Моның өчен коры урын кирәк, артык дымлы булса, суган бик иртә кыяк җибәрә башлый.
Читайте нас: