Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 июль 2019, 14:26

ӘРЕКМӘН ЧӘЧ ҮСТЕРӘ!

Буыннарыгыз сызласа, аяк табаныгыз сөялләнсә, тәнегез яраланса, пеләшләнсәгез, битегезне сыткы басса, тирегез бозылса, пешсәгез, корт чакса, аптека даруларын кулланырга ашыкмагыз. Сезгә гап-гади әрекмән ярдәмгә килер! Рецептлар язманың тулы вариантында.

Безнең төбәкләрдәге иң әрсез үсемлекләрнең берсе – әрекмән. Әмма ул бик шифалы, файдалы дару үләне дә. Халык табиблары, имчеләр элек-электән аның яфракларын, тамырын һәм орлыгын кешеләрне дәвалау өчен файдаланган.
Буыннар сызлаганда, аяк табаны ярылып сөялләнгәндә төелгән әрекмән тамыры шифа бирә. Моның өчен әрекмән тамырын казып алып (быелгы яшь тамырлар әйбәтрәк була), юып тазарталар да, вак кисәкләргә бүлгәләп, күләгәле урында киптерәләр. Шуннан тамырны онга әйләнгәнче төеп яки кофе тарткычтан үткәреп, пыяла банкаларга тутырып куялар. Бер ай буена иртән һәм кич шушы әрекмән тамыры онын 1 балкашык кабып куйсагыз, сызлануларны онытырсыз.
Озак төзәлмәгән яраларны дәвалау өчен шундый май ясала: 75-80 г яшь әрекмән тамырын ваклап, 200 г көнбагыш мае өстиләр дә 24 сәгатькә җылы урынга куялар. Шуннан 15 минут кайнатып алып, сөзәләр. Җәрәхәтләргә, чиләнгән урыннарга, сыткылы тәнгә, елан яки корт чаккан җиргә сөртергә ярый.
Пеләшләнгәндә, битне сыткы басканда, пешкән очракта, тире чиләнгәндә әрекмән суы файдалы. Әрекмән яфрагын юып, иттарткыч аша үткәрәләр. Суын сыгып алгач, ачымасын өчен, 0,5 л суга 100 г аракы кушып, бутыйлар. Биткә шушы әрекмән суын сөртсәгез, ул яшәреп, алсуланып китә. Пеләшләнүгә каршы исә аш алдыннан ярты сәгать элек көненә 2-3 тапкыр берәр кашык суны эчеп куялар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: