Барлык яңалыклар
Киңәш базары
26 июль 2019, 14:24

ШАЙТАН ТАЯГЫ – ТАТАРГА ДӘВА!

Шайтан таягын юкка гына русча “татарник” дип атамыйлардыр. Халкыбыз кебек дөньяның төрле тарафларына сибелгән, чәнечкеле, ләкин бик файдалы үсемлек ул! Бүген сүзебез аның халык медицинасында кулланылышы турында. Шайтан таягының чәчкәләрен җыеп өлгерсәгез, аңардан ясалган төнәтмәләр сәламәтлегегезгә зур сихәт бирәчәк. Аеруча ул ашказаны полибы белән интегүчеләргә ярдәм итә. Төнәтмәне түбәндәге рецепт буенча әзерләргә мөмкин.

Бер яки өч литрлы банкага шайтан таягы чәчәкләрен тутырырга һәм аны капкачына кадәр медицина спирты белән тутырырга кирәк. Шайтан таягы спиртны йота, шуңа күрә, чәчәкләрне баскалап, спиртны һәрчак өстәп торырга кирәк. Караңгы урында, мәсәлән, шкафта, 14 көн тоткач, төнәтмәне сыгып, шешәгә тутырып, эчә башларга мөмкин. Көн дә иртән һәм кичен берешәр аш калагы эчәргә кирәк. Рульгә утырасы булса, кичен ике калак эчеп куярга да мөмкин.
Дәвалану курсы – 1 ай. Шуннан соң эчәкләрегез яңа туган сабыйныкы кебек чиста булачак!
* * *
Өстәп, шуны да әйтик, әле тукранбаш (клевер) җыю вакыты. Аңардан ясалган төнәтмәне кан тамырларын чистарту, холестерин бляжкаларыннан котылу өчен файдаланырга мөмкин.
Рецепты түбәндәгечә. Теләсә нинди банканы яртылаш тукранбаш (клевер) чәчәкләре белән тутырырга, өстенә, капкачына кадәр, медицина спирты коярга кирәк. 14 көн караңгы урында тоткач, сыгып, караңгы төстәге пыяла шешәләргә тутырыгыз.
Төнәтмәне көн дә кичен 50 миллилитр күләмендә эчү файдалы. Дәвалану курсы – 1 ай. Сәламәт булыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: