Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 июль 2019, 00:49

ТҮТӘЛЛӘРДӘ — СӘЛАМӘТЛЕК СУТЫ

Бакчасында җиләк-җимеш һәм яшелчә үстергән һәркем табигый витамин чыганакларын кышкылыкка да әзерләп куярга тырыша. Әмма күпләр әле аларның яңа өлгергән вакытында аеруча файдалы булуына игътибар биреп җиткерми. Бүген без сезне кишер һәм кыяр сутларының файдасы белән таныштырырбыз.

Бакчасында җиләк-җимеш һәм яшелчә үстергән һәркем табигый витамин чыганакларын кышкылыкка да әзерләп куярга тырыша. Әмма күпләр әле аларның яңа өлгергән вакытында аеруча файдалы булуына игътибар биреп җиткерми. Бүген без сезне кишер һәм кыяр сутларының файдасы белән таныштырырбыз.
КИШЕР СУТЫ
Кишерне үстермәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның никадәр файдалы булуын да беләбез. Ул, тән күзәнәкләренең бүленеше һәм үсешен стимуллаштыручы буларак, тире авыруларында, ашказаны-эчәк тракты (язва, энтероколит) вакытында киң кулланыла. Кишер суты иммунитетны күтәрә, күз күремен яхшырта. Аның составында каротин (провитамин А) күп булу аксым синтезын стимуллаштыра һәм үсешне тизләтә, шуңа бәйле рәвештә, кишер согын еш кына физик һәм акыл ягыннан үсеше түбән булган балаларга тәкъдим итәләр. Сут шулай ук РР1, В2, В6, С, Е витаминнарына бик бай һәм зур микъдарда тимер, кобальт, бакыр булуы белән данлыклы. Организмда матдәләр алмашын нормальләштерү, кан составын һәм кислород йөрешен яхшырту өчен иң яхшы чара – кишер суты эчү.
КЫЯР СУТЫ
Ә хәзер инде кыяр хакында да берничә сүз әйтеп үтик. Халыкта ул бик яхшы сидек кудыру чарасы буларак билгеле. Ләкин аның йөрәк һәм кан тамырларын ныгыту буенча да файдалы икәнен бар кеше дә белеп бетермидер әле. Бу исә аның составында калий (40 процентка кадәр) күп булу белән аңлатыла.
Кыяр согы авыр физик эш башкарган вакытта, йөрәккә артык көч килгәндә файдалы. Аның аппетитны күтәрү, тән тонусын һәм сафлыгын саклау, тынычландыру һәм нерв системасын ныгыту сәләтенә ия булганлыгы да билгеле. Җиңел үзләштерелүче йод микъдарының күп булуы атеросклероз булуга каршылык күрсәтә һәм хәтерне яхшырта. Тәүлегенә 100 миллилитрга кадәр кыяр согы эчәргә мөмкин. Башка сутлар белән кушып эчкәндә, аның тәэсире тагын да көчәя. Мәсәлән, кара карлыган (2:1:), алма (2:1), грейпфрут (1:1) яки помидор (20:1) һәм сарымсак (20:1) соклары белән.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: