Барлык яңалыклар
Киңәш базары
26 июнь 2019, 16:34

ЙОКЛЫЙ АЛМАСАГЫЗ...

Йокысызлык белән җәфалансагыз, түбәндәге киңәшләрне тотарга чакырабыз.

Йокысызлык белән интегүчеләрне берничә типка бүлеп карыйлар.
Беренче тип – невротиклар. Аларда тик бер сүз генә дә ачуланып ярсып китү һәм стресс тудыруы мөмкин. Аларның төн эчендә йоклап китә алмавы шушы сәбәпләрнең берсенә бәйле рәвештә озак вакыт уйланып ятудан килә. Ни чара күрергә? Чалкан ятыгыз. Тирән сулыш алыгыз. Йодрыкларыгызны бер йомып, бер ачыгыз. Башка мускулларыгызны да эшләтегез.
Икенче тип – начар гадәт коллары. Болар йокы алдыннан тәмәке тарта, исерткеч эчемлек эчә. Шушы сәбәптән йоклап китү өчен озак азапланырга кирәк була. Тәмәке һәм хәмердән баш тартып, алма ашаса, яки бер сәгать саф һавада йөреп керсә, мондый кешенең шактый җиңел йоклап китүе ихтимал.
Өченче тип – куркаклар. Алар юрган ябынып өлгерми, күз алларына төрле куркыныч хәлләр килә башлый. Боларга протеинга (аксымга) бай сөт ашлары ашау киңәш ителә. Ул чакта бөтен дөньягызны онытып, сабый бала кебек йоклап китәрсез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: