Раузалар гадәттә беренче кат июньдә чәчәк ата. Чәчәк атып беткәч, ботакларны кисеп алырга кирәк. Шулай иткәндә яңа ботаклар чыгып, алар янә чәчәк атачак.
Язын яңа куаклар утыртсагыз, август уртасына кадәр кипкән чәчәген, яңа бөреләрен өзеп ташларга кирәк. Беренче елны раузаның тамыр системасын ныгытырга, кышлар өчен көч җыярга мөмкинлек бирергә кирәк.
Ботакларны кискәндә кыек итеп (45 градус), өске бөредән 5-6 сантимер югарырак кисү, кискән урынга бакча сумаласы сылау яхшы булыр.
Рауза үскән һәм чәчәк бөресе чыккан вакытта суны күп таләп итә. Тик су җылы булырга тиеш һәм тамырга гына сибелә. Шулай ук туфрагын да йомшартып торырга кирәк. Картрак раузаларга су күп итеп, әмма сирәгрәк сибелә. Көзен су сибү азайтыла.
Раузаларны тукландыру өчен сезон дәвамында июль уртасына кадәр 2-3 мәртәбә (апрельдә, чәчәк атар алдыннан) тавык тизәге төнәтмәсе салу яхшы нәтиҗә бирә. Рауза нәзберек гөл, ашламаны күп керткәнне яратмый. Корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен махсус катнашмалар, яисә суган кабыгы белән сарымсак сабагындагы «уклар»дан ясалган төнәтмә сибеп була.
Көзен сабакларын кыскартып, куак тирәсен казырга кирәк. Ноябрьдә, салкыннар җиткәч, чыршы ботаклары белән каплап бәйлиләр. Салам, печән, тирес кебек нәрсә белән каплау гөлне черетергә мөмкин, тычканнар ияләшү дә бар.
Интернет чыганаклар кулланылды.