Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 июнь 2019, 11:41

БӘЛА-КАЗА АЯК АСТЫНДА

Җәй – бакча, сәяхәтләр, җиләк-җимеш җыю чоры. Бу мәлдә, сөенечләр белән бергә урман-кырда төрле күңелсезлекләрнең дә сагалавы ихтимал. Андый чакта нишләргә?

Җәй – бакча, сәяхәтләр, җиләк-җимеш җыю чоры. Бу мәлдә, сөенечләр белән бергә урман-кырда төрле күңелсезлекләрнең дә сагалавы ихтимал. Андый чакта нишләргә?
ҺУШ ЮГАЛТУ нык курыкканда, бик арыганда, көчле авырту кичергәндә була. Авыруның йөзе агара, тирли, ул сизелер-сизелмәс кенә итеп еш-еш тын ала, берни тоймый, күзе йомык. Аны башын гәүдәсеннән түбәнрәк итеп сузып салырга кирәк. Тик салкын, юеш җиргә түгел. Күлмәк төймәсен ычкындырып, күкрәген, битен суык су белән чылаталар. Су я чәй эчерергә кирәк. Нашатыр спирты иснәтергә мөмкин. Алай да ярдәм итмәсә, ясалма тын алдыралар.
ЭССЕ КАБУ, гадәттә, кызу көннәрдә тән үтә җылынса, бигрәк тә физик көчергәнеш артканда күзәтелә. Баш авырта, әйләнә, арыта, хәл бетә, йокыга тарта. Мондый хәлдә авыруны күләгәгә яткыралар, башы гәүдәсеннән югарырак булырга тиеш. Башка яклап ярдәм һушны югалткандагы кебек чаралардан тора.
КОЯШ СУГУ эссе кояш астында озаклап яланбаш йөргәндә була. Баш авырта, күңел болгана, кайчак аңны югалтасың. Тәүге ярдәм эссе капкандагы шикелле.
Суга баткан кешене ярга чыгаргач, сүтеп чишендереп, үз тубыгыгызга я кием-салымнан ясалган төргәккә корсагы белән салыгыз, тын юлларыннан суны чыгару өчен аркасына берничә тапкыр басыгыз. Бармакка кулъяулык урап, борынын, авызын ләмнән, пычрактан тазартырга кирәк. Шуннан телен тарттырып, ясалма сулыш алдыра башлыйсыз. Кайчак моны бик озак эшләргә туры килә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: