Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 июнь 2019, 11:39

БУЙНЫ ҮСТЕРЕП БУЛАМЫ?

Кайберәүләр үзенең кыска буйлы булуыннан уңайсызлык кичерә, озын буйлылардан көнләшә. Ә бит буйны үстерергә мөмкин. Һәр кеше 3-5 сантиметрга булса да озыная ала.

Кайберәүләр үзенең кыска буйлы булуыннан уңайсызлык кичерә, озын буйлылардан көнләшә. Ә бит буйны үстерергә мөмкин.
Кыска буйлылар юкка гына кимсенәләр. Тарихтан билгеле булуынча, алар арасында күренекле кешеләр ифрат күп. Хәтергә төшкәннәрен генә атап үтик. Чарли Чаплин, Пушкин, Лермонтов, Глинка, Наполеон һәм үзегезгә мәгълүм Тукай... Бәләкәй буйлы ябык Тукай үзенең олы күңеленә бөтен татар дөньясын һәм хәсрәтен сыйдырган.
Шуны хәтерегездән чыгармагыз: буй, кием кебек үк, әңгәмәдәшең күзенә күп булса беренче сүз кушканда гына чалына, ә аннары кешене үз-үзен тотышына, акылына һәм сөйләгән сүзләренә карап бәялиләр.
Ә буйны «үстереп» буламы? Әйе, яшьрәк чакта мондый мөмкинлек бар. Әйтик, һәр кеше 3-5 сантиметрга булса да озыная ала. Чөнки организмдагы һәр буын ярым бөгелгән хәлдә. Кешенең умырткалыгында 32 буын бар. Аларның һәркайсын төз тоту исәбенә 3 сантиметрга «үсеп» була. Турникта күнегүләр ясау бу сөякләрнең тартылуына һәм тураюына булышлык итә. Аннары һәрвакытта да үз хисләрегезгә хуҗа булырга тырышыгыз. Үз теләгегезне эчтән генә кабатлый торыгыз: «Мин көннән-көн үсәм. Ничек үскәненме үзем дә сизәм».
«Мин үсәм...» Бу сүзнең мәгънәсенә, асылына үзегез дә ышаныгыз. Мондый үсешне сантиметрлар белән генә үлчәп булмый. Шуңа да башыгызны югары күтәреп йөрегез. Хәтта кыска буйлы булсагыз да...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ..
Читайте нас: