Барлык яңалыклар
Киңәш базары
16 июнь 2019, 10:11

ЯШЕЛ ЧӘЙ РАКТАН ДӘВАЛЫЙ

Яшел чәйнең шифалы булуы күптән билгеле инде. Аны Көнчыгышта бик күп кулланалар. Будда монахлары тышкы дөнья белән элемтәне өзеп утырганда йоклап китмәс өчен яшел чәй эчәләр. Ә хәзер яшел чәйдә ракка каршы тора алырлык матдә табылды.

Яшел чәйнең шифалы булуы күптән билгеле инде. Аны Көнчыгышта бик күп кулланалар. Будда монахлары тышкы дөнья белән элемтәне өзеп утырганда йоклап китмәс өчен яшел чәй эчәләр. Ә хәзер яшел чәйдә ракка каршы тора алырлык матдә табылды. Аны Америка галиме Д. Дженкан ачкан.
Яшел чәйдә табылган бу матдә полифенол дип атала. Шеш үсү өчен ферментлар кирәк. Ә инде иң кулай фермент — ул урокиназ. Күселәрдә үткәреп караган тәҗрибә күрсәткәнчә, урокиназга зыян китерсәң, рак бөтенләй юкка чыга. Урокиназны бетерә торган матдә табу өчен Дженкан компьютерда 190 химик операция башкарып карый. Һәм, ниһаять, яшел чәйдә полифенол таба. Үзенең яман шешкә тәэсире буенча бу препарат амилоридтан (ракка каршы куллана торган хәзерге заман даруы) көчсезрәк, әлбәттә. Ләкин аны чиксез күләмдә кулланырга була. Чөнки чәй яратучылар көнгә унышар чынаяк эчә алалар.
Шунысы гаҗәп, полифенол иң популяр булган кара чәйдә табылмаган. Яшеленнән аермалы буларак, бу чәйне төс кертү һәм хуш исле итү өчен окисьлаштыралар. Бу вакытта инде чәйдәге полифенол юкка чыга. Хәзер доктор Дженкан һәм аның хатыны көн саен икешәр чынаяк яшел чәй эчәләр.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: