Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 апрель 2019, 18:45

“Баланы аякка иртә бастырырга ашыкмагыз!” Ортопед Азамат Латыйповтан файдалы киңәшләр

Теле ачылмаган бер дүрт яшьлек балага логомассаж эшләдем. Әкренләп-әкренләп иҗекләр әйтә башлады. Җиденче сеанска җиткәндә ул шултиклем ялыккан иде. Әнисе, моны күреп: “Азамат Әдипович, бәлки, бүген эшләмәбез”, – диде. Бала аның артыннан: “Азамат Әдипович, бәлки, эшләмәбез”, – дип кабатламасынмы! Ана кеше баласының теле ачылу шатлыгыннан елап җибәрде”.

...Өч аякта аксап кайтып кергән этен күргәч, жәлләүдән Азаматның күзләренә яшь тыгылды. Аягын сындырган бугай, һич баса алмый. Малай, тәвәкәлләп, мал табибы булып эшләүче әнисенең эш сумкасын алып чыкты. Эчке бер тоемлау белән этнең аягын ике яклап йомычка кисәге куеп, бинт белән урады. Бигрәк ярата ул кош-хайваннарны. Бәлагә очраганнарын шулай дәваларга да тырыша. Әнә, беркөнне чак тилгән алып китмәде каз бәбкәсен. Азамат тилгәнне куып өлгерде, ләкин бәбкәнең бүксәсе ертылырга өлгергән иде. Азамат аптырап калмады, энә-җеп белән тегеп тә куйды. Каз бәбкәсе, үзенең иптәшләреннән калышыбрак булса да, үсте. Шушы хәлдән соң, үскәч табиб булу теләге тагын да ныгыды малайда.
Аның хыялы тормышка аша. Унберенче классны тәмамлаган Азамат 2001нче елда Бәләбәй медучилищесына укырга керә. Укыганда массаж эшләү серләренә дә өйрәнә. 2005нче елны кызыл диплом алган фельдшер Уфа медуниверситетында укуын дәвам иттерә. Башкортстанның массажчылар ассоциациясендә белемен арттыра. Тора-бара егетнең тырышлыгын, үҗәтлеген, осталыгын күреп, массаж буенча конкурсларда катнаштыра башлыйлар. Массажчыларның Халыкара чемпионатында икенче урынны ала. Украина вәкиле беренче урынны алгач, икенче чемпионат Киев шәһәрендә уза. Азамат анда дүртенче урынны яулый.
Балалар хирургы юнәлешен сайлый ул. “Укыганда күп яхшы кешеләр очрады юлымда. Медицина фәннәре кандидаты Винер Сафин, табиб, җырчы Гүзәл Диникеева, профессор, биоэнерготерапевт Эдуард Гуляевлар минем рухи таянычым булдылар, зур рәхмәт аларга. Кеше яхшы уйлар ярдәмендә үз-үзен терелтә алганын, шулай ук, табиблыкның эчке тоемлау белән янәш булуын аңлатты Эдуард Александрович. Чынлап та, бәләкәй бала сөйләшә белә, әмма авырткан җирен әйтә алмый. Ләкин аның көлүеннән, хәрәкәтләреннән, атлашыннан эчке бер тоемлау белән диагноз куя башлыйсың да инде. Шуннан, тикшерү үткәргәннән соң, күп очракта, тоемлап куйган диагноз дөрес тә булып чыга”.
Университетта укыганда үзенең мәхәббәтен очрата Азамат. 2012нче елда курсташы Алина белән гөрләтеп туй ясыйлар. Хезмәт юлын “Авыл табибы” федераль программасы буенча Азаматның туган ягында, Чакмагыш район хастаханәсендә башлыйлар. Ике яшь табиб, җиң сызганып, игелек кылырга тотына, Алина Фаил кызы – хирург, Азамат балалар хирургы булып эш башлый. Гаилә сөенече булып, кызлары Аиша туа. Белемнәрен дә гел арттырып кына тора яшьләр. Азамат – травматолог-ортопед, рентгенолог, Алина исә эндоскопист һөнәрен дә үзләштерә.
Үзенең бәләкәй генә реабилитация үзәген дә ачып җибәрә Азамат Әдип улы. Массаж ясау буенча осталыгын үстерә: бобат-терапия, войта-терапия кебек яңадан-яңа алымнарны үзләштерә. Мәскәүгә, балалар неврологы Дмитрий Сандаковка барып, аның эш алымнарын өйрәнә. Профессор Фидель Александрович Субботиннан беренчеләрдән булып кинезотейплау алымын өйрәнеп, эшендә уңышлы куллана. Нейроортопедик авыруларны дәвалау буенча үзенең яңа массаж һәм ЛФК алымын да булдыра. Теләге булганнарга, массажчы һөнәрен үзләштерү өчен дәресләр бирә башлый. Аның укучылары Наилә Хәбированың – Чакмагышта, Айсылу Дилмөхәммәтова, Алмаз Исмәгыйловның (республикада массаж буенча чемпионат призеры) Уфада хәзер үз массаж кабинетлары бар.
Үз эшеңне яратып башкарганда гына аның матур нәтиҗәләрен күрергә була. Авыруларга ярдәм итә алуы, аларны терелтүгә өлеш кертүе белән бәхетле тоя ул үзен. Эшләгән дәвердә бик күп рәхмәт сүзләре ишетә. “Пациент тарафыннан беренче рәхмәт сүзе истә калган. Медучилищеда укыган дәвердә, бала тудыру бүлегендә акушер буларак практика үткәндә, Галина исемле бер апага бала табарга ярдәм иттем. Улын бик авыр тапты. Бала исән-сау туды. Исемең православный түгел шул, улыма кушыр идем, диде. Шул вакыйгадан соң миңа рәхмәт әйтеп гәзиткә язды.
Теле ачылмаган бер дүрт яшьлек балага логомассаж эшләдем. Әкренләп-әкренләп иҗекләр әйтә башлады. Җиденче сеанска җиткәндә ул шултиклем ялыккан иде. Әнисе, моны күреп: “Азамат Әдипович, бәлки, бүген эшләмәбез”, – диде. Бала аның артыннан: “Азамат Әдипович, бәлки, эшләмәбез”, – дип кабатламасынмы! Ана кеше баласының теле ачылу шатлыгыннан елап җибәрде”.
Азамат Әдип улына массажга республиканың, илнең төрле төбәкләреннән дә киләләр. “Инде дүрт ел кулым күтәрелми, табиблар җилкә буынына операция тәкъдим иттеләр, ләкин мин ризалашмадым, массаж алып карыйм әле”, – дип, Екатеринбург шәһәреннән бер ир кеше килде. Әлбәттә, беренче массажны бик авыр кичерде, әмма түзде. Икенче көнне: “Азамат, кара әле, мин бу кулым белән чәчемне тарадым”, – дип, шатланып килеп керде. Шулай берничә ел массажга килеп йөрде ул.
Минем тормыш девизым – “Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Яңа технологияләр тормыш-көнкүрешебезгә килеп керде. Кеше хәзер аз хәрәкәтләнә. Шунлыктан, умыртка авыруларын заман чире дип атар идем. Остеохондроз булса, авыртудан куркмыйча, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Чөнки һәр буын эчендә сыеклык була. Ә ул хәрәкәт булганда гына туплана. Күп вакыт табиблар, тынычлык кирәк, дияр. Ләкин организм хәрәкәтсез әгъзаны сыеклык белән тукландырмаячак. Шунлыктан, хәрәкәт һәм табиб язган дарулар белән дәваланырга кирәк. Арбаның тәгәрмәче шыгырдый башлый. Шул шыгырдаганда без майлап кына җибәрә алабыз. Ә ашалып беткән урынны яңартып булмый. Ашалган урыны кала, ә аннан ашалмаска майлап торасы була. Әйе, тормыш – хәрәкәт. Элек МРТлар булмаган. Туксан яшьлек әбиләр йөгереп йөргән, хәтта абзар башларына менгән. Чөнки алар һәрвакыт хәрәкәттә булган.
Балаларда бигрәк тә умыртка сөягенең кыйгаю (сколиоз) чире күзәтелә. Бу инде бала туып, йөри башлаган вакытка тиклем арада дөрес физик тәрбия бирмәүдән килеп чыга дип уйлыйм. Баланы бер яшькә тиклем бернинди дә “ходунки”, ”прыгунки” да йөртергә ярамый. Ата-ана баланы мәҗбүри бастырып йөртергә тырышмасын иде. Кешегә болай да һава (атмосфера) басымы бар. Бала нитиклем күбрәк шуыша, умыртка сөяге янындагы мускуллар шултиклем ныгый. Балага беренче, икенче дәрәҗә умыртка сколиозы диагнозы куелган очракта, умыртка сөягенең бүтән җитди чире булмаган очракта, корсет кидерергә ашыкмаска, арка мускулларын ныгытырга тәкъдим итәр идем. Корсет киюне өченче дәрәҗә сколиозда гына киңәш итәм, ул чакта да биш сәгатьтән арттырмау яхшы”, – дип киңәш бирә Азамат Латыйпов.
“Авырулар хәзер Интернет челтәрләре аша дәвалану ысуллары табарга әвәсләнеп китте. Мин бу юлны хупламыйм. Үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәсеннәр иде. Табиб булыр өчен юкка гына сигез ел укылмый бит. Нурланыш алам, дип, рентгенга төшүдзн куркырга да кирәкми. Хәзерге заман рентген аппаратурасында төшү – Мәскәү шәһәренә самолетта очканда алган нурланышка гына тиң”, – ди ул.
“Табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дигән сорауга Азамат Әдип улы: “Иң беренчесе – кешеләрне ярату, аннан сабырлык, – дип җавап бирде. – Янә шуны әйтәсем килә: без чирли башласак, башка кайгы килсә генә Аллаһны искә төшерәбез. Һәрвакыт теләкләрне Хак Тәгаләдән сорарга кирәк, һәм алар чынлап та тормышка аша”.
Азамат Әдип улы күптән түгел Нариман районы хастаханәсенә баш табиб ярдәмчесе итеп тәгаенләнде. Физик мөмкинлекләре чикле һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар һәм аларның әти-әниләре алдында лекцияләр белән дә чыгыш ясарга туры килә аңа. Сәламәтлек дәресләре бирә, тернәкләнү курслары үткәрә.
Алны-ялны, төнге йокыны белми эшләгән табибларыбызның эшләре бер дә җиңелләрдән түгел. Ел саен өстәлеп торган яңа таләпләргә яраклашырга, яңа төр авыруларны дәваларга алар һәрчак әзер булырга тиеш. Эшләренә карата нинди генә бәя бирсәк тә, авырып киткәч, барыбер табибларга барабыз һәм дәва табабыз. Йөзеннән үк яктылык сирпелеп торучы Азамат Латыйпов кебек үз эшенең остасы булган яшьләр күбрәк булсын иде. Андыйлар янына авырмасаң да барасы, җылы сүзләрен ишетеп, файдалы киңәшләренә колак саласы килеп тора шул.
Сәрия ВАХИТОВА.
Читайте нас: