Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 гыйнвар 2019, 18:19

Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?

Моның гади генә формуласы бар, ул гәүдә массасының индексын ачыклауга юнәлтелгән. Ул түбәндәгечә: гәүдә авырлыгы озынлыгыңның (метрларда) квадратына бүленә. Мәсәлән, авырлыгың – 65 килограмм, буең 1,76 метр булганда, ул болай исәпләнелә: 65 : (1,76×1,76) = 20,98, ягъни – нормаль авырлык.

Гәүдә массасы индексының нормативлары түбәндәгечә:
18,5кә кадәр – артык ябыклык, масса дефициты;
18,5-24,9 – нормаль авырлык;
25-29,9 – артык авырлык, симезлек авыруы алдындагы хәл;
30-34,9 – 1 дәрәҗәдәге симерү авыруы;
35-39,9 – 2 дәрәҗәдәге симерү авыруы;
40тан артса – 3 дәрәҗәдәге симерү авыруы.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: