

Бу хәл Советлар Союзында була. Билгеле, яшьләр Ходайга да, җен-пәриләргә дә ышанмый, күпләре, ялкынланып, коммунизм төзү хакында уйланып яши.
1987 елның көзе. Икътисад факультетының өченче курсын колхоз басуына бәрәңге алырга җибәрәләр. Яшьләр элекке пионер лагеренда яшәргә урнаша. Көн саен иртән автобус килеп, аларны басуга алып китә. Ә кичләрен бергә җыелып, сөйләшүләр, уен-көлке, гитарада уйнау, җырлар...
Альбина берчак төнге икедә уянып китә. Тышка чыгып керергә уйлый. Иптәш кызы Эльмира да уяна, бергәләп чыгарга булалар. Иртә көзнең коры, җылы төне, ай түм-түгәрәк булып тулган, якты. Бәдрәфкә барып килеп, тыштагы юынгычта кулларын юарга туктаган кызлар якындагы урман буенда учак күреп кала.
– Әһә! – ди Эльмира. – Безнең арадан кемнәрдер качып кына аулак оештырган, кемнәр икән?
– Минем дә беләсем килә! Кем кем белән йөри, кызык бит! – дип аңа кушыла Альбина. – Әйдә акрын гына барып карыйбыз!
Яшьлек юләрлегенең кызыксынуы белән кызлар сиздерми генә учак янына якынлаша, барып җитмичәрәк, куак артына яшеренеп күзәтергә булалар. Ләкин алар көткән күренеш ачылмый кызлар карашына, гаҗәпләнүдән ахирәтләр телсез кала.
Урман янындагы аланда учак ягылган. Учак тирәли биш-алты ялангач кыз әйләнә. Барысының да башларында чәчәк-үләннәрдән үрелгән таҗлар, чәчләре озын, таратылган. Кайсыдыр чем-кара, кайсыдыр җирән, коңгырт чәчле, ләкин бер генә аксыл сары чәчле кыз да юк. Ерак түгел озын саплы себеркеләр өеп куелган, саплары яшел тасма белән бәйләнгән. Менә кызлар туктап кала. Берсе, чем-кара чәчлесе, яшеренгән кызлар ягына карап тора башлый.
– Нәрсә булды, Мара? – диләр аңа.
– Бездән башка монда тагын кемдер бар кебек сизәм...
– Юк ла, әйдә, дәвам итик!
Ялангач кызлар янә әйләнә башлый. Бервакыт барысы да туктап, кулларын өскә күтәрә һәм ниндидер иске славян теленә охшаш сүзләр такмаклый башлый. Шуннан соң һәрберсе бер кулының беләзегенә бәйләнгән яшел тасмасын чишә һәм янындагы кызга бәйли. Тасмалар алышкач, кызларның берсе тагын нидер әйтеп, кулын учак ягына болгап җибәрә. Учак, бензин сипкәндәй, дөрләп, өскә күтәрелеп китә, көчле җил исә башлый, яфраклар шыбырдаша...
Студент кызлар, котлары алынып, лагерьга таба йөгерә. Кереп яткач та йоклап китә алмыйлар.
– Болар убырлы кызлар иде, әйеме? – ди, ниһаять, пышылдап кына Альбина.
– Шуңа охшаган... – дип җаваплый һаман калтыранучы Эльмира.
Икенче көнне алар авыл кибетендәге сатучыдан авылда яшьләр, кызлар барлыгы-юклыгы хакында сораша. Сатучы көлеп, авылда булган барлык яшьләрнең укырга, эшкә дип шәһәргә китеп бетүен сөйли. Кызлар, кибеттән чыгып, эскәмиядә утырган авыл бабаеннан сорашмакчы була. Шулвакыт кибеткә матур гына кап-кара чәчле яшь хатын якынлаша.
– Исәнмесез, Мара Васильевна! – дип исәнләшә бабай.
Ләкин хатын бабай ягына усал караш кына ташлый да кибеткә кереп китә. Кызлар, аның беләзегендә яшел тасма күреп, өнсез кала.
– Тьфу, ведьма! – дип төкереп кала аның артыннан урыс авылының урыс бабае.
– Нигә алай дип әйттегез? – дип сораша башлый кызлар.
– Соң, аның шундый икәнен бөтен авыл белә инде... Уф, китим әле моннан...
Шунда кызларны көтеп торган автобус сигналы кычкырта башлый.
Алдагы бер-ике көндә кемнәндер теге вакыйга хакында сорашырга мөмкинлек чыкмый. Ә соңыннан, эш вакыты бетеп, студентлар шәһәргә китә.
... Альбина белән Эльмира укулары тәмамлангач та дус булып кала. Очрашып яшиләр. Инде олыгайсалар да, яшь чактагы теге вакыйга онытылмый. Алар бу хакта еш кына сөйләшә. Нәрсә күрделәр соң алар? Чынлап та убырлы кызлар “шабаш”ынмы, әллә авыл хатын-кызларының үзенчәлекле күңел ачуынмы?..
Автор фотосы.
Ләйсән ЯКУПОВА. Өрәккә гашыйк егет тарихы
Бу вакыйганы миңа дәваханәдә операция эшләтеп чыккан бер таныш егет сөйләде. Ышаныргамы, юкмы – ихтыярыгыз.
“Авырту төн уртасында кинәт башланды. Тавышыма әни йөгереп килде, ашыгыч ярдәм чакырды. Гаҗәп, табиблар тиз килеп җитте. Сукыр эчәк өянәге булуын расладылар һәм, носилкаларга салып, алып та киттеләр. Төнге шәһәр буйлап, утларны ялт-йолт яндырып, җилдерәбез генә!
Табиблар эшне тиз тотты. Борынга кислород битлеге, кан тамырына укол... Очтым! Ниндидер коридорлар буйлап очам, бүлмәләрне ачып карыйм. Бушлык... Кинәт бер бүлмәдә кемдер “Сәлам!” диде. Җаваплыйм: “Сәлам?.. Син кем?” “Мин?.. Гүзәл!” “Гүзәл, син кайда? Гүзәл!” Кычкырып җибәрдем һәм күзләремне ачтым. Дәваханә түшәме. Янымдагы караватта бер бабай ята.
– Әәә... Уяндыңмы, яшь кеше? Хәзер мин төймәгә басам, табиблар килер. Син бит ике тәүлек уянмадың...
Хирург белән анестезиолог керделәр. Хәлемне сораштылар, нәрсәдер яздылар һәм чыгып киттеләр. Эчәсем килә, ләкин рөхсәт юк. Әлегә йокларга да ярамый, диделәр. Ятам түшәмгә карап. Шәфкать туташы кереп система куйды. Бер минутка күзләремне йомарга уйладым. Таныш тавыш: “Сәлам, Марат!” ди. Шатландым. “Гүзәл, син кайда?” “Мин монда, яныңда гына...” Күзләремне ачып, янымдагы караватка күз салам. Беркем юк. Хәтта теге бабай да. “Гүзәл! Гүзәл!” дип кычкырганымны сизми калам. Тавышыма шәфкать туташы йөгереп керә.
– Нәрсә булды?
– Кая булды мондагы кыз? Әле генә минем белән сөйләште.
– Нинди кыз? Сез ирләр палатасында ятасыз, хирургиядә, – дип, шәфкать туташы миңа шаккатып, сәерсенеп карап тора.
– Әәә... Йоклап киткән идем, төш күргәнмендер, – дигән булам, юләргә санамасыннар өчен.
Шәфкать туташы чыгып китү булды, янә Гүзәл белән аралашырга өметләнеп, күзләремне йомдым. Ул озак көттермәде. “Марат, мин монда...” “Гүзәл... Син күзгә күренмисең, син... өрәкме?” “Мин дә монда, дәваханәдә яткан идем... Савыга алмадым...” “Гүзәл, ә нигә син башкалар кебек тегендә... икенче дөньяга китмәдең, монда калдың?..” “Үзем дә аңламыйм, башкалар китә бара, мин монда йөрим...” “Синең тавышың матур, үзең дә матурсыңдыр?..” Гүзәл дәшми. “Мин, гадәттә, беркем белән дә аралашмыйм... Сиңа дәшәсе килде...” ди өрәк. Аннары хушлашмыйча гына юк булды.
Дәваханәдә ике атна яттым. Гүзәл белән аралашып тордык. Кайтып китәр алдыннан: “Гүзәл, миңа бер генә тапкыр да күренә алмыйсыңмы? Кайтып китәм бит...” дип ялындым. Гүзәл дәшми торды да “Кара!” диде. Күзләремне ачтым. Палатада беркем юк, күрше караватта искиткеч матур бер кыз утыра. Озын чәчләре дулкынланып тора, күзләре зур, боек. Йөзе ап-ак, авыру... Түзә алмыйча, кызны кочагыма алырга теләдем. Ә ул эрегәндәй юкка чыкты...
Дәваханәдән күптән чыктым инде. Гүзәлне мин башка беркайчан да күрмәдем һәм ишетмәдем. Ләкин аның гүзәллеге, матур тавышы хәтеремнән һич чыкмый...
Фото: Freepik.com