

Аждаһа күз яшьләреннән туган күл
Миңа бу легенданы Илгиз Дәүләтшин сөйләгән иде. 1950 елда туган егеткә ул бабасы Нуриәхмәт Дәүләтшиннан (1894 елгы) әтисе Әхнәф Дәүләтшин (1928 елгы) һәм агасы Хаҗгали Зарипов (1924 елгы) аша килеп җиткән. Эчтәлеге мондый.
Бик күптәннән булган бу хәлләр. Шуннан бирле ничә ел узганын берәү дә хәтерләми. Шунысын әйтергә кирәк: ул чакта Җирнең төньяк читендә озын йонлы мамонтлар, зур мөгезле җәнлекләр яшәгән. Ашкадар елгасының көньяк ягында, яр буйларында җитез аяклы антилопаларның исәпсез-хисапсыз көтүләре яшәгән. Елгалар балык белән тулы булган, ә урманнарда төрле җәнлекләр көн иткән. Ул заманнарда Кандракүл әле булмаган, аның урынында бик зур кара урман җәелеп яткан. Аның уртасында юкә агачлары һәм йөз еллык имәннәр белән капланган биек тау калкып торган.
Менә шунда куе урманнар арасында, биек тау өстендә, үз гаиләсе белән Аждаһа дигән сихри зат яшәгән. Аның сөйгән хатыны Кояш-Җиһан, кечкенә улы Майсур булган. Аждаһалар – ит ашаучы җан ияләре, үлән белән тукланмыйлар, шуңа күрә вакыт узу белән тауның иң якын тирәләрендә җәнлекләр беткән, калганнары да тирә-якка качышкан. Шулай итеп, Аждаһага еш кына яраткан кешеләреннән: хатыны белән улыннан аерылып, еракка китеп, Ашкадар буенда яшәүче тәмле антилопаларга ау итәргә туры килгән.
Бервакыт Аждаһа, аудан өенә кайтканда, коточкыч давылга юлыккан: хәтта зур аждаһага да аның аша үтәргә авыр булган – аны яңгыр, боз чапкан, яшен суккан. Өенә кайтып җиткәч, ул тирә-юньне танымаган – урманда тау урынына чайкалып-чайкалып зур күл ята икән, аның бер читеннән кечкенә җир кисәге күренеп торган. Аждаха төне буе күл өстендә әйләнеп йөргән, ачыргаланып кычкырып, хатыны белән улын чакырган, тик берәү дә җавап бирмәгән.
Ул, хәлсезләнеп, шул җир кисәге өстенә утырган, башын күл уртасына таба борган һәм кайгысыннан таш булып каткан.… Шуннан бирле күп еллар үткән: аждаһаның аркасы урман белән капланган, койрыгы күл упкыннарына чумган. Бүген утрауның төньяк-көнчыгышыннан иртә таң белән үтеп баручы игътибарлы балыкчы гына утрауның көньяк ягындагы ташлар арасында аждаһаның башын күрә ала.
Бу риваять – гади әкият кенә түгел. Ул кешеләрне табигатькә сак карарга, туган җирне рәнҗетмәскә өнди. Чөнки, легенда буенча, әгәр Кандракүл сулары кабат кузгалса, яшь Аждаһа калкып чыгып: “Кешеләр, сез ни эшләдегез?” — дип сорарга мөмкин...
Сугыш елларында – яраларны дәвалаучы күл
Бөек Ватан сугышы елларында Кандракүл тагын бер ягыннан ачыла. Ул вакытта Украина Фәннәр академиясе институтлары тулаем диярлек Уфага эвакуацияләнә. Галимнәр Кандракүлдәге ләмле балчыкның дәвалау сыйфатларын өйрәнә башлыйлар. Тикшеренүләр тирәнәйгәннән-тирәнәя, ә күл аерым игътибар үзәгендәге табигать объектына әверелә.
Нәрсәләр ачыклана соң? Баксаң, Кандракүл балчыгы яраларны, сөяк сынуларын, өшү нәтиҗәләрен дәваларга сәләтле икән! Бу балчык Башкортстандагы күпсанлы госпитальләрдә кулланыла. Меңләгән яралы сугышчы нәкъ менә Кандракүл ләме ярдәмендә яңадан сафка баса.
Шулай итеп, тынычлык символы булган күл сугыш чорында да кешеләргә хезмәт итә.
Кандракүл ЦРУ агентларын да кызыксындырган
Кандракүлнең серләре моның белән генә бетми. Күптән түгел ЦРУ (АКШның Үзәк разведка идарәлеге) үзенең 1940-1990 еллардагы ярты гасырлык архивларын ачты. Гомум саны 13 миллионга җиткән архив документлары арасында Уфа һәм Башкортстанга кагылышлы разведка мәгълүматларын үз эченә сыйдырган меңләгән нөсхә бар. Аларга караганда, ЦРУ агентлары төбәк турында мәгълүматны оешма эшли башлаганнан бирле, ягъни 1940 нчы еллардан бирле җыя барганнар. “Үтә серле” грифы куелган отчетлардан тыш, ЦРУ архивларында СССРдагы рәсми делегацияләр әгъзаларының “юлъязмалары” да бар.
Мисал өчен, бер агентның “1973 елның 28 сентябреннән 9 октябренә кадәр СССРга сәяхәт” дип аталган докладының төп өлешен Башкортстанга сәяхәт турындагы хисабы тәшкил итә. Анда “экологик делегациядә” катнашкан агент республика киңлекләре буйлап сәяхәтеннән алган тәэссоратлары белән уртаклаша. Әйтик, шимбә көнне, 6 октябрьдә Америкадан килгән “кунак – эколог”ны Октябрьский – Уфага трассасыннан алып төшеп, Кандракүлгә алып киләләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең кунак география фәнендә дә киң белемгә ия зат булган. Бу турыда аның түбәндәге юллары сөйли: “We stopped for a few moments at Lake Kondrikul, a beautiful remnant lake in an old Pleistocene drainageway, now a fishing resort”. Ягъни, Америка кунагы Кандракүлне “Плейстоцен чорыннан калган матур күл, хәзер балыкчылар ял итә торган урын” дип атый. Ул тирә-як авылларның агач йортларын, бизәкле тәрәзәләрен, табигатьнең чисталыгын сокланып тасвирлый. Кызыгы шунда: серле дип саналган әлеге мәгълүматларның күбесе гади юлъязма гына булып чыга. Ул гына да түгел, информациянең зур өлеше ул чор совет гәзитләрендә дөнья күргән була.
Ләкин бу да Кандракүлнең тагын бер серен ачып сала: күл чит ил кешесен дә битараф калдырмаган.
Бер күл — мең мәгънә
Шулай итеп, Кандракүл – ул:
легендаларда — кайгыдан таш булып каткан Аждаһа,
сугыш елларында – дәвалаучы табиб,
бүген – табигать һәйкәле, ял итү урыны.
Аның серләре безне уйландыра, сак булырга өйрәтә, үткәнне онытмаска чакыра. Кандракүл – су гына түгел, халык хәтерен саклаучы тылсымлы көч тә ул...
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ,
хәрби хезмәт ветераны, Батырлык ордены кавалеры.