Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
27 сентябрь 2025, 00:19

Җен егете

Җен егетләре төннәрен ялгыз хатын-кыз янына килеп йөри. Аларны бозалар, аннары бергә яшиләр. Бу хәл берничә ел дәвам итәргә мөмкин.

Җен егете
Җен егете

“Хикмәти дөнья” рубрикасын даими укып барам. Үземнең дә берничә ел элек башымнан кичергән бер вакыйга белән уртаклашасым килде. Моңа кадәр бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк иде, чөнки “ычкынган” дип уйлауларыннан шикләндем.

Ул көнне фатирыбызда ялгыз гына кунарга туры килде. Төн уртасында кинәт кенә уянып киттем. Карасам, каршымда бер егет утыра. Чибәр, кап-кара чәчле. Миңа таба иелгән дә, йөземә текәлгән. Шунысы гаҗәп, миндә бернинди дә курку хисе булмады. Бары тик кызыксыну гына. Урынымнан тора башлаган идем, егет кузгалды да коридорга чыкты. Мин дә аның артыннан иярдем. Ул минем күз алдымда стенага кереп китте һәм юк булды. Әйткәнемчә, курыкмадым. Йокларга яттым. Күпме йоклаганмындыр, кемнеңдер миңа текәлгән карашын тоеп, яңадан уяндым. Каршымда шул ук егет утыра иде. Бу юлы күңелемне нигәдер бик каты курку хисе биләп алды. Урынымнан аз гына кузгалган идем, егет яңадан стенага кереп гаип булды. Яңадан йокларга шикләндем. Егет башка күренмәде. Уйланып, куркып ята торгач, әбиемнең: “Җен егетләре төннәрен ялгыз хатын-кыз янына килеп йөри. Аларны бозалар, аннары бергә яшиләр. Бу хәл берничә ел дәвам итәргә мөмкин. Әмма хатын-кыз үзенең җен белән яшәп ятканын аңламый, белми. Бары тик еллар узып, үзе картайгач, ә егет һаман да яшь, чибәр көенчә калгач кына сизенә башлый, әмма инде соң була. Хатын-кыз беркайчан да өйдә ялгыз гына кунарга тиеш түгел, янәшәсендә ир бала булса да булырга тиеш”, – дип сөйләгәне искә төште.

 

Ул чакта минем яныма да җен егете килгән бугай. Шуннан бирле минем беркайчан да берүзем генә кунганым булмады.

 

Асыйма ҖИҺАНШИНА, Уфа.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас