Безнең авылда Надежда Семеновна исемле бер хатын яши иде. Үзе бик ачык күңелле, ярдәмчел, йомшак телле, хәстәрлекле, ләкин менә бердәнбер улын гына ул артык иркәләп үстерде. Картаеп барган көнендә ирсез генә бала тапкач, бөтен назын, игътибарын, кайгыртучанлыгын Колька улына бирде. Дөресен генә әйткәндә, ул малайны бәләкәйдән үк каеш белән ярып тәрбияләргә кирәк булган да соң, нишлисең, ялгыз ананың бердәнбер баласы шундый буладыр инде…
Семеновнага ул юньсез улы белән бик күп җәфаланырга туры килде, чөнки Кольканы үсмер чакта ук колониягә озаттылар. Шуннан соң кайтып та кермәде диярлек: чыгып, типтереп ала да, я берәрсен кыйнап, я берәр нәрсә урлап, тагын утыртып куялар. Ләкин ана ана инде, соңгы көненә кадәр баласының акылга утыруына өметен өзмәде, оныклар бүләк итүе турында хыялланды. Соңгы тапкыр биш елга утыртканда Николайга кырык яшьләр чамасы иде инде. Семеновна аның өчен бик кайгырды, күзгө күренеп картайды. Без аңа күрше буларак ничек тә ярдәм итәргә тырыштык.
Берсендә улы белән очрашудан мескен хатын бик шатланып кайткан иде, йөзеннән елмаю китми хәтта!
– Беләсезме, миңа Колька иреккә чыгу белән яңа тормыш башлаячагы, эшкә урнашачагы, өйләнәчәге һәм шәһәрдән фатир сатып алачагы турында сөйләде! Ниһаять, акылына утырды балакаем! Хәзер аңа ярдәм итү турында уйларга, чыгуына акча җыеп куярга кирәк. Ярар, тагын бер сыер, бер-ике кәҗә алып, сөт сатармын, малны ишәйтергә хәлемнән килә әлегә…
Без, күршеләре, аптырашып калдык, чөнки белә идек: Николай кебекләрне төзәтсә дә кабер генә төзәтәчәк иде…
Бераздан инде ул сөт сатарга базарга йөрми башлады, чөнки хәзер сөт-катык ише нәрсәләрне аның өеннән кешеләр үзләре килеп ала иде. Семеновнаның эшләре хутка китте, әйбәт кенә акча эшли
башлады, ә үзенә исә бер юньле кием дә алып кимәде.
Ләкин бераздан бик куркыныч хәл булды: Семеновнаны үтереп чыктылар… Аны артлы урындыкка бәйләнгән килеш таптылар. Тәнендә карарлык җирен калдырмаганнар: кискәләп, тишкәләп бетергәннәр, тәненә тәмәке төпчекләре басып сүндергәннәр. Өйнең асты өскә килгән. Соңыннан ачыклануынча, җинаятьчеләр акчасын барыбер таба алмаган. Байлыгын ул базда күмеп саклаган, әлеге акчаларны соңыннан тентү барышында тикшерүчеләр тапкан. Бичара Семеновна үлсә үлгән, ләкин акчаларының кайда икәнлеген әйтмәгән…
Үтерүчеләрне тиз тоттылар, ерак китә алмаганнар. Телләрен дә тиз чишкәннәр, Семеновнаның сөт сатудан күп акча эшләве турында ишетеп калганнар икән. Шәһәргә барып йөрмәгәч, акчасын, димәк, өендә саклаган. Кыйнап та, җәфалап та караганнар, ә ул ләм-мим: “Мин ул акчаларны сезнең өчен түгел, улым өчен җыйдым! Кисегез, суегыз, барыбер әйтмәячәкмен!”
Мескен хатынның тәнендә кырыктан артык пычак ярасы тапканнар...
Озакламый Колька да төрмәдән чыкты. Баштагы мәлләрдә әнисеннән калган акчага кәеф-сафа корып яшәде, ләкин бер төндә барлык күршеләрен коточкыч итеп акырган тавыш уятты. Без урамга йөгерешеп чыктык, карасак, Колька урамнан акыра-акыра, сүгенә-сүгенә йөгерә. “Булдырган икән, – дип уйладык. – Матчасы киткән моның…” Көч-хәл белән тынычландырып, өенә кертеп яткырдык.
Бу хәлдән соң Колька ярты ай чамасы урамда күренмәде, кайвакыт тәрәзәсеннән генә карап-карап ала иде. Хатыным аның белән аралашмавымны үтенде, мин исә әнисе хакына булса да хәлен белеп чыгарга булдым. Бераз шикләнеп торганнан соң кертте, айнык кебек, күзләре генә алан-йолан йөгергәли, үзе калтыранып тора. Инде ярты ай эчкәнем юк, ди.
– Мәрхүмә әнием тынгы бирми! – диде ул, коты очкан тавыш белән. – Ачулы, үтергеч карашы белән почмактан карап тик тора! Ә төнлә тагын да куркынычрак: әни алагаем зур, кара массага әверелә, башы гына үзенеке кала. Тонна кадәр гәүдәсе белән өстемә килеп каплана да шулай мине бастырып ята, үзеннән сасы мәет исе килә, туп-туры борыныма өрә һәм кычкыра…
– Нәрсә дип кычкыра?
– “Син мине нигә үтердең!?” дип кычкыра, – диде дә Колька күз яшьләре белән елап җибәрде. – Мин башкача түзә алмыйм! Куркыныч миңа!
Аннары бераздан гаебен танырга мәҗбүр булды. Баксаң, әнисе төрмәгә очрашуга килгәч, улы чыгуына акча җыюы турында әйткән икән, ә Колька, кәрт уйнап, бурычка баткан. Шуннан ул озакламый иреккә чыгасы ике әшнәсен яллап, әнисен бераз куркытырга һәм акчасын талап чыгарга сөйләшкәннәр. Беркем дә Семеновнаның бу кадәр каршылык күрсәтерен башына да китермәгән. Теге икәү, кызып китеп, хатынны үтергәнче җәфалаганнар…
Икенче көнне Колька зур канәгатьлек белән үз гаебен танырга полициягә китте. Арытаба ни булганын мин изоляторда эшләүче өчтуганым Егордан ишеттем. Ул төн уртасында камерадан коточкыч итеп кычкырган тавыш ишеткән. "Камерага кергәч, Колька өстендә ниндидер кара шәүлә ятуын күрдем, ә ул үзе коткаруны сорап ялвара, бала кебек елый иде. Якынрак атлаган идем, борынга сасы мәет исе килеп бәрелде! Котым очып чыгып йөгердем. Яңадан әйләнеп кергәндә Колька үлгән иде инде…” – диде ул.
Николайның мәетен ярып карагач, йөрәге шартлаганы ачыкланган, тәнендә башка бернинди дә яра булмаган…
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ.
Фото: Freepik.com