Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
23 Май 2025, 23:22

Убыр белән очрашу

Кабердән табутны алдылар шулай. Шатыр-шотыр килеп капкачын ачарга керештеләр. Шуны гына көткәнмени, табут үзеннән-үзе шыгырдап ачыла башламасынмы. Табут эчендәге мәетне кузгатырга да кирәкмәде, кап-кара төстәге галәмәт зур, килбәтсез нәрсә башта торып утырды, аннан соң аягына басты.

Убыр белән очрашу
Убыр белән очрашу

Соңгы вакытларда убыр, йорт иясе, җен-пәриләр хакында еш укырга туры килә. Берәүләр бу хәлләргә уйдырма дип карый, әлбәттә. Әмма кайбер уйдырманың да нигезендә булган хәл ята бит. Халык теленә кергәч инде аңа берникадәр үзгәрешләр кертелә, яңа бизәкләр өстәлә. Мин дә шул убыр, өрәк дигәннәренә бәйле күптән булган бер вакыйга хакында сөйләп үтмәкчемен. Дөресрәге, гыйбрәтле хәл ул.

…Эссе җәй аенда булды бу вакыйга. Бер көнне караңгы төшәр-төшмәстән күршебез Вәсилә йөгереп кергән: «Тизрәк бул, Венера апакаем, Фәнискә бик каты ис тигән – мунчадан көчкә сөйрәп алып кайттык үзен», – диде.

Авыл җирендә җәйге мунча тиз уза дип, иртәрәк томалый торган гадәт бар шул. Кырдан эштән кайткач, әнә шул иртә томалаган мунчага пар башларга җибәргән икән Вәсилә ирен.

Мин кергәндә күршем инде җан биргән иде. Ашыгыч ярдәм кирәкмәде бахырга… Мәрхүмне баштанаяк күздән кичердем. Җәрәхәтләнгән урыннары юк. Һәр мәетне җентекләп карау авыл фельдшерының бурычы. Чөнки фаҗигале үлем өчен ул җаваплы. Иң башта мәетнең ачык алсу төстәге тән тиресенә игътибар иттем. Бу Фәниснең сөрем исенә агуланып үлгәнлеге хакында әйтеп тора иде. Диагнозны икеләнүсез куйдым. Фаҗигале үлем – сөрем исе белән агулану очрагы, дип теркәлде.

Күршене җирләдек. Вәсилә килен җидесен укытты, бераз тынычлана төште бугай. Әмма күрәселәре, ишетәселәре алда булган икән әле. Чит илдә командировкада булу сәбәпле, мәрхүмнең олы агасы җеназада катнаша алмаган иде. Әмма күңелендә шик калган икән. Кайту белән прокурорга барган бу. Ничек инде яп-яшь ир кинәт кенә үлеп китсен? Сөремгә исергән, имеш? Көннәрнең берендә «ашыгыч ярдәм» машинасына төялеп районнан килеп төшмәсеннәрме. Прокурор, судмедэксперт, тикшерүче эксгумация ясарга, ягъни кабердән мәетне казып алып үлем сәбәбен ачыкларга булганнар.

Яңалык авылда тиз тарала. Аю биеткәнне карарга да шул кадәрле халык җыелмас, билләһи. Яше-карты, гарип-гөрәбәсенә тиклем зыяратка тулганнар. Мәфрүзә түтине күр инде, култык таякларына таянып булса да килгән. Бала-чагасы да һич курыкмый, авызларын ачып ни булырын көтәләр. Кабердән табутны алдылар шулай. Шатыр-шотыр килеп капкачын ачарга керештеләр. Шуны гына көткәнмени, табут үзеннән-үзе шыгырдап ачыла башламасынмы. Табут эчендәге мәетне кузгатырга да кирәкмәде, кап-кара төстәге галәмәт зур, килбәтсез нәрсә башта торып утырды, аннан соң аягына басты. Халык куркышыннан бер мәлгә җиргә чүкте, кайберәүләре: «Өрәк, убыр», – дип кычкыра-кычкыра тирә-юньгә сибелде. Берсен-берсе таптардай булып чабалар. Әмма иң кызыгы Мәфрүзә түти белән булгандыр. Култык таякларын ташлап чаба бит: син күр дә, мин күр! Ничә еллар дәваланып аяксыз яткан кеше дә димәссең. Үземнең, әлбәттә, мәеткә карап һушым китмәде. Аның «өрәк тә, убыр» да түгеллегенә төшенгән идем. Чөнки сөрем исеннән агуланып үлгәннәр өчен табигый күренеш иде ул. Табутның ачылуы һәм мәетнең кузгалуы да шул җыелган газ галәмәте булды. Районнан килгәннәр мәетне ярып карадылар, әлбәттә. Мин куйган диагноз белән килештеләр. Әмма авыл халкы бу вакыйганы әле дә онытмый. Бер маҗара булып телгә кереп калды ул.

 

Венера КАМАЛОВА. Дуван районы.

 

Фото: Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас