Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 март 2025, 22:14

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Күл корбан сорый

Күлдән томан шикелле шәүләләр күтәрелде. Тик шәүләләрнең чибәр, хур кызларына охшаганнарын күреп, янә аптырады. Аларның кулларында – ак-зәңгәр чәчкә, күлмәкләре су дулкыннарын хәтерләткән зәңгәрсу ефәктән иде. Кызлар күл өстендә төрле хәрәкәтләр ясады. Су сылуларының биюләрен таң калып күзәтте ул.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Күл корбан сорый
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Күл корбан сорый

Бу хәл күп еллар элек Кырмыскалы районындагы бер күл буенда булган иде.

Җәйге эссе челлә… Печән өсте. “Яңгыр гына яумасын!” – дип, Венера ханым берүзе күл буендагы кичә чапкан печәнне күбәләргә килде. Ире исерек иде. “Аның айныганын көткәнче, вакыт әрәм булачак, үзем булса да чүмәләгә салырмын”, – дип, җырлый-җырлый, тырма тартты. Кипкән үлән исе, кошлар сайравы аның күңелен иркәләде. “Тик балалар үзләре генә капка төбендә уйнап калды. Бер-бер хәл булмагае”, дип, никтер йөрәге сискәнеп куйды. Шулчак хатынның уйларына шом салып, кинәт кенә җил чыкты. Күл буенда көчле өермә бөтерелә башлады. Җил көчәйгәннән-көчәйде. Венера апа сәнәген җиргә кадады да, өермәнең урап үтүен көтте. “Яңа гына өеп куйган күбәне очыра бит инде”, – дип артка борылып карады. Ни гаҗәп анда җил юк иде. “Йә, Хода, нәрсә бу?” – дип уйлап та өлгермәде, күлдән томан шикелле шәүләләр күтәрелде. Венера апа күзен бер йомды, бер ачты: “Саташам ахыры, аруым җиткәндер”, дип, гаҗәпкә калды һәм җиргә чүгәләп утырды. Сәнәген күкрәгенә кысты. Үз гомерен шушы эш коралы белән якларга әзер иде ул. Тик шәүләләрнең чибәр, хур кызларына охшаганнарын күреп, янә аптырады. Аларның кулларында – ак-зәңгәр чәчкә, күлмәкләре су дулкыннарын хәтерләткән зәңгәрсу ефәктән иде. Кызлар күл өстендә төрле хәрәкәтләр ясады. Су сылуларының биюләрен таң калып күзәтте Венера апа: “Өндә түгел, төштә дә күрмәслек хәл иде бу!” – дип, шаккатып торган арада, колагына арба тавышы ишетелде. Кызлар да сискәнеп куйды. Бераздан соң җил тынды, су сылуларын күл йоттымыни, алар ничек кинәт пәйда булдылар, шулай юкка да чыктылар.

Җигүле атта ире ике кызын утыртып килә иде. “Ярый, балаларны да алган”, – дип ана тынычлана төште. Сәер су кызлары турында Венера апа иренә нәрсә дип сөйләргә дә белмәде. “Хыяллана башлагансың”, – диячәк бит инде. Җитмәсә хәмердә айнымаган. Ире арбадан төште дә, печән өстенә ятып йоклап та китте.

Дүрт һәм биш яшьлек кызларына әтиләре яныннан еракка китмәскә кушып, Венера ханым күлнең икенче ягындагы печәнне күбәләргә ашыкты. Ире турында: “Әзерәк йоклап алса, бәлки, айныр”, – дип уйлады. Ә үзе, һаман ашыга-ашыга, печән җыйды. 

Кинәт якында гына ишетелгән бала тавышына сискәнеп китте. “Кызларым монда ук килергә тиеш түгелләр, нинди бала елый соң?” – дип, тырмасын ташлады да, үзәкөзгеч тавыш килгән якка йөгерде. Таллар арасыннан каршысына олы кызы: “Әни, әни…” дип, елап килеп чыкты. Куркынган сабый күз яше аралаш: “Туганымны алып киттеләр”, – дип кат-кат кабатлады. Ана үксеп беткән баласын кочагына кысты. Эшнең нәрсәдә икәненә төшенә алмады. Йөрәге дөп-дөп типте, тыны кысылды. Төпчеген күзләре белән эзләргә кереште. Һәм… күл урта- сында чәбәләнгән нарасыен күреп, өнсез калды. Җәһәт кенә олы кызын җитәкләп, ире янына йөгереп барып: “Бала бата, тор!” – дип, аны дер селкетеп уятырга тырышты. Исерек ир уянмады. Ана үзе сазлык күл эченә ташланды.

Баласының гомере тик аның кулында иде. Су төбендәге ләм аякларын үзенә суырды. Күлдәге камышларны екты да, өстеннән шуышты. Күз алдында бата башлаган кызы иде. “Тагын бер адым, тагын бер генә”. Көч-хәл белән тартып чыгарды ул кызын. Баланы күкрәгенә кысты. Тик күл хәзер инде аларның икесен дә төпкә суырды. Кабат җил чыкты. “Урлыйлар нарасыемны”, – дип уйлап, Венера апа кызын ныграк кочаклады. “Бирмим баламны! Ишетәсезме, бирмим!”, – дип, кат-кат такмаклады, ә үзе һаман ярга таба омтылды. Ниһаять, бер кулы белән камышларга ябышты. Бата-чума, ләмне аера-аера ярга чыкты алар. Ана ике баласын да кочагына алып, тораташтай катып калды. “Су кызларының гына эше бу! Ничек, ни рәвешле дүрт яшьлек сабый бала күл уртасына барып чыккан! Олы кызы да туктаусыз: “Аны алып киттеләр”, – ди бит. Ана: “Кемнәр?” – дип сорамады да. Аның өчен җавап көн кебек ачык иде – күлнең хуҗабикәләре корбан сораган. Тик ни өчен? Йә, Хода, зур рәхмәт үзеңә. Чак кына соңласам, кызсыз кала идем”, – дип үз алдына уйланып куйды. Ә ир һаман йоклый иде… Бу коточкыч вакыйга Венера апаның күңелендә онытылмаслык булып уелып кадалды.

 

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас