Санкт-Петербургның көньяк-көнбатыш өлешендә, шәһәрдән берничә чакрым ераклыкта сәер урын бар. Бөек Ватан сугышы елларында анда каты сугышлар барган. Сталин репрессияләре чорында халыкны атып үтерүләр үткәрелгән. Мәетләрне вагонеткаларга төяп ташландык таш чыгару урыннарына төшереп, керү юлларын шартлатканнар. Шул чорлардан башлап анда фән аңлатып бирә алмаслык хәлләр булып тора.
– Урманга якын гына ташландык берничә йорт утыра. Аларда кемнәр яшәве дә билгеле түгел. Ул йортларны үтеп урманга килеп җитүгә син бу урында озак тоткарлана алмаячагыңны аңлыйсың, – дип сөйли анда экспедициядә булган Виталий Баранов. – Көчле шөбһәләнү, борчылу сизәсең, ниндидер көч-куәт алдында үзеңне көчсез итеп тоясың. Беребезнең нервалары тотты. Озата баручыбыз безгә сәгать, телефоннарыбызны зонага керер алдыннан куеп калдырырга кушты. Мин калдырмадым. Озатып йөрүче зона бу дөнья белән бик нечкә тышча белән бүленүен, эчкә кергәч аның эзеннән генә бару кирәклеген аңлатты. Тавышлар килсә дә курыкмаска кушты. Шул арада кинәт җан әрнеткеч кеше тавышы яңгырады. Тавыш без эчкә кергән саен кабатланып торды. Бераздан кошлар да сайрамый, үле тынлык хөкем сөргән урынга җиттек. Экспедиция әгъзаларының берсе компас алган иде. Аның угы туктамый зырылдап әйләнә башлады. Кинәт җир астында ниндидер гөрелдәү тавышы ишетелде. Меңәрләгән мәет төялгән вагонеткалар күз алдына килде. Мин артка борылып карадым, анда зонадан чыгу урынына таба бер өрәк китеп баруы шәйләнде. Кинәт безнең янәшәдә генә тагын бер өрәк пәйда булды һәм безнең сукмакка җитәрәк юкка чыкты. Озатып йөрүчебез болардан курыкмаска кирәклеген аңлатты. Ул озак тукталып тормаска кушты. Берничә кешенең нервалары чыгырыннан чыкты һәм борылырга туры килде. Зонадан шул ук җан әрнеткеч тавышлар озатуында чыктык.
Һәм менә төркемебез зонаның тышкы ягына чыкты. Мин сәгатемә карадым – моңа кадәр дөрес йөрүче сәгатем кирегә йөри иде. Ә телефон бөтенләй тынып калган, аны кабат кабызып булмады.
Фото: Freepik.com