Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 март 2025, 20:51

Таш гасыр мумиясе галимнәрдән үч алган

Мумиягә  кагылган һәркем мәрхүм була.

Таш гасыр мумиясе галимнәрдән үч алган
Таш гасыр мумиясе галимнәрдән үч алган

1991 елда ирле-хатынлы туристлар  Альп таулары буйлап поход вакытында өч мең метрдан артык биеклектә боз астында  кеше калдыклары таба. Бу ачыш фәнни дөньяда сенсация дәрәҗәсендә була. Шуңа өстәп мумиянең каргышы турында  куркыныч вакыйгалар тарала.

Башта мумияне тауларда югалган альпинист калдыклары дип уйлыйлар. Чөнки андый  табылдыклар тауларда булып тора. Әмма галимнәр  табылдыкның яше 5300 ел икәнлеген ачыклый, ә бу Мисырның иң борынгы мумиясе — Гекашепес исемле 4300 яшьлек кешегә караганда мең елга өлкәнрәк булып чыга. Галимнәр боз гәүдә генә түгел, ә  ул чакта булган кирәк-яракларны да: хайван тиресеннән тегелгән киемнәрне, табанына салам түшәлгән күн туфлиләрне, каен  тузыннан ясалган сумканы һәм ашамлык тутырылган капчыкны, анда әле киптерелгән болан ите һәм кара җимеш калдыкларын да ачыклый. Өстәвенә тагын  агач җәя, берничә уклы күн колчан,  пычак, агач саплы бакыр балта табыла.

Галимнәр бу табышларны тикшерергә керешкәч тә сәер хәлләр башлана. Иң башта мумияне тапкан гаилә башлыгы үлә. Ул мумия табылган җиргә кабат киткәч югала һәм аның гәүдәсе берничә атнадан гына табыла. Аның егылып төшеп үлүе ачыклана. Гәүдәсе исә нәкъ мумия яткан рәвешле була. Ярты елдан соң мумияне тикшерүче археологлар төркеме җиткәчесе юл фаҗигасендә үлә.
Аннан экспертлар төркеме җитәкчсе, галимнәрне мумия янына озатучы альпинист, мумияне видеога төшергән журналист һәм тагы берничә кеше үлә.

Галимнәр мумия тәнендәге татуировкалар буенча аның сихерче булуын фараз итә. Бу үлемнәр шул сәбәплеме, яки очраклымы, беркем дә аңлата алмый.

 

Фото: CC BY 2.0 / Erich Ferdinand /

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас