Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
2 март 2025, 19:35

Караш белән кеше үтереп була

Кеше үз мөмкинчелекләрен тулысынча файдалана белми.

Караш белән кеше үтереп була
Караш белән кеше үтереп була

Мәскәүдәге фәнни-тикшеренү институтларының берсендә бик кешелексез бүлек җитәкчесе эшли. Ул хезмәттәшләрен хөрмәт итми, гел төрттерә, теле белән чагарга гына тора. Шулай бервакыт бер хезмәттәшенә ниндидер кисәтү ясаганнан соң анысы җавап бирми, ләкин бик ачуланып карый. Бүлек җитәкчесе өстәлгә егыла, тамагы хырылдый башлый һәм җан бирә. “Ашыгыч ярдәм” аның үлүен таный, ләкин сәбәпләре билгесез кала. Бүлек җитәкчесенең сәламәтлегенә зарланганы булмый. Патологоанатом ярып тикшергәннән соң: “Аның йөрәге сәгать туктаган кебек туктап калган”, – дип белдергән.

Күз карашы белән үтерү электән үк билгеле. Иң яңгыравыклы шундый вакыйга узган гасырда Парижда булган иде. Итальян император операсынды җырлаган Эжен Массоль дигән җырчы куркыныч карашлы булуы белән аерылып торган. Бервакыт ул “Каргыш” ариясен башкарганда карашын түшәмгә төбәгән, анда декорацияләр алыштыручы машинист эшләгән булган. Ул сәхнәгә егылып төшеп җан биргән. Икенче бер тамашада Массоль карашын капельмейстерга төбәгән. Анысы шунда ук үзен начар хис итә башлаган һәм өч көннән үлеп тә киткән. Бу хәлләрдән соң җырчыга буш ложага карап җырларга кушканнар. Көннәрдән бер көнне тамашага соңга калган Марсельдән килгән бер эшкуар шул ложага кереп утырган булган. Ул икенче көнне мәрхүм булган.

Һинд йогалары һәм Тибет маглары “вазитва” дигән сәләткә ия. Алар карашлары белән җанварларны үтерә ала.

Галимнәр фикеренчә, кешеләрнең мөмкинчелеге, кодрәте чиксез. Әле кеше үз мөмкинчелекләрен тулысынча файдалана белми.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас