Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 февраль 2025, 07:35

Дүртөйледә – НЛО

Эш болай була. Марат кайтып, капканы ачарга үрелгәч, “монда кил” дигән тавыш ишетә. Як-якта беркем күренми.

Дүртөйледә – НЛО
Дүртөйледә – НЛО

Дүртөйле районының бер авылында булды бу хәл. Бу хакта ишетү белән, без, мин, редакция хезмәткәре Ришат, шофер Рифкать, шунда юнәлдек. Әти-әнисе эштә, Марат мәктәптә, җиденче сыйныфта укый икән. Безне малайның картәнисе каршы алды.

– Кич белән спортзалга киткән иде, – диде ул, сабыр гына. – Җил чыкты, яңгыр сибәли башлады... Берчак колакка тыкылдаган тавыш ишетелгәндәй булды. Күтәрмәгә чыгып, ишекне ачтым һәм аптырап калдым. Анда оныгым Марат басып тора. Төсе качкан, мәзәк кыяфәтле. “Мин тегендә... күрдем, – дип бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый...”

Ә эш болай була. Марат кайтып, капканы ачарга үрелгәч, “монда кил” дигән тавыш ишетә. Як-якта беркем күренми. Малайның башы үзеннән-үзе авыл башына борыла. Анда, урамның каршы ягындагы соңгы йорт янында, ындыр артында, җирдән бер метр чамасы өстә асылынып торган “тәрилкә”не күреп шунда атлый. Бер нинди курку хисе, тойгысы булмый.

– Әйдә безнең белән! – дигән тавыш ишетә ул.

Марат карыша, елый башлый, ризасызлыгын белдерә, йорты ягына уктала.

– Хәлләр үзгәрмәсә, без тагын килербез!..

Бу Марат ишеткән соңгы сүзләр була. Ул үзенең ничек кайтып җиткәнен, картисе белән ничек аңлашуын хәтерләми.

Малайны психиатрга алып баралар. Табиб җентекләп карый, сораша, азактан төрле дарулар язып бирә.

Марат мәктәптән кайту белән, җыелып яланга мендек.

– Ә ул “тарелка” кайда тора иде? – дип сорадым малайдан, тап-такыр яланга ымлап.

Марат калку урынга күрсәтте.

Без аптырап бер-беребезгә карыйбыз. Әкиятме?.. Әкият!.. Малайның сүзләрен расларлык бернинди дәлил юк, коры ялан...

Шулчак Ришатның башына бер уй килде. Ул койма буена барып, алюмин тимерчыбык табып, аны икегә бүлеп сындырды.  Баш-башларын туксан градуска бөгеп, учларына кысты да, кулларын алга сузып, Марат күрсәткән урынга юнәлде.

Ни гаҗәп, паралель торган алюмин тимерчыбыклар калкулыкка җитәрәк хәрәкәтләнә башлап бер-берсенә килеп кушылдылар да, аннан үтеп киткәч, кире ачылдылар. Мин, Рифкать, Маратның картисе бу экспериментны кат-кат кабатладык. Шул ук хәл...

– Авылда, кое казыр алдыннан суны шулай эзлиләр, – диде Рифкать. – Табалар, дөрес килеп чыга.

Без аптырашта калдык. Әмма иң кызыгы, көтелмәгәне алда булды. Марат бу экспериментны кабатлый алмады. Учларына тимерчыбыкны кую белән алар шундук ябылдылар һәм, ялан буйлап күпме генә йөрсәк тә, кире ачылмадылар...

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,

Дүртөйле шәһәре.

Дүртөйледә – НЛО
Дүртөйледә – НЛО
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас