Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 февраль 2025, 22:00

Көзге – бәхетләрне өзде

Көзгегә бәйле хорафатлар.

Көзге – бәхетләрне өзде
Көзге – бәхетләрне өзде

Өйдәге көзгеләр сөртелгән, һәрвакыт чиста булсын. Өегезгә күңелегезгә ошал җитмәгән кеше кереп чыкканнан соң сөртегез. Әгәр ул сезнең көзгегә ниндидер начар теләк белән карал чыгыл китә икән, аның чынга ашуы да бар. Көзгенең кире энергияне тупларга сәләтле булуын истән чыгармагыз. Мондый хәлгә юл куймас өчең чит кеше чыгып киткәч, көзгене юеш чүпрәк белән сөртү зыян итмәс.

Әгәр көзгегез ватылса яки чатнаса, никадәр кыйммәт булуына карамастан, тиэрәк аңардан котылу чарасын күрегез. Ватылган көзге бәхетсезлек китерергә мөмкин.   

Авыру яки йончыган хәлдә көзгегә сирәгрәк карарга тырысыгыз. Чөнки бу халәтнең көзгедән гаиләнең башка әгъзаларына да күчүе мөмкин.

 Көзгедә карават чагылышы булмаска тиеш. Чөнки кеше йоклаганда организмның саклау сәләте бөтенләй югала һөм көзге йоклаган кешедәге энергияне тиз арада тартыл алачак. Көзгенең караватка “карап торуы” ир белән хатын арасында ызгыш-талаш тудыруга, борчылуга һәм хыянәткә этәргеч бирә. Йокысызлыктан җәфаланучылар бүлмәдәге көзгеләрнең ничек урнашуына игътибар итәргә тиеш.

Көзгеләр өйдәге юылмаган кер, чүп савыты һәм унитазларны чагылдырмаска тиеш.

Беркайчан да үзегезне һәм якын кешеләрегезне көзге каршында тиргәмәгез. Көзгегез кеше сынын, бигрәк тә башны яки аякларны “өзмәскә” тиеш.

Иң мөһиме – чаманы онытмагыз. Аның каршында киерелү, тәүлегенә күп тапкырлар карал тору да килешми. Көзге каршына һәрвакыт матур уй-телөк, яхшы кәеф белән басыгыз. Кезге яныннан киткәндә тагын бер мәртәбә елмаеп, үзегезгә бары тик уңышлар гына теләргә онытмагыз.

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас