Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
9 февраль 2025, 14:39

Серле хәлләр үзебезнең арада

Салкын моргта ул өч көн ята. Өченче көн азагында исә морг хезмәткәрләренең котын очырып, «үлек» кыймылдап куя. Куркудан агарынган санитарлар бу хакта табибларга хәбәр итә. Әлбәттә, аны яңадан реанимация бүлегенә күчерергә мәҗбүр булалар.

Серле хәлләр үзебезнең арада
Серле хәлләр үзебезнең арада

Илаһи кодрәт

 

«Ходайның рәхмәте бик киң!», «Аллаһының кодрәте чиксез!». Бу тәгъбирләр бер бүген генә килеп тумаган. Борынгы ата-бабаларыбыздан калган хикмәти әйтемнәр алар. Түбәндә бәян ителәчәк могҗиза әнә шул хакыйкатьне бар тулылыгы белән раслый. Бу мәкаләне укыгач, инша Аллаһ, скептиклар да җитди уйланыр, имансызлар да иманнарына кайтыр, дип фараз итәм.

 

Клавдиянең беренче үлеме

 

Каты имгәнүләрдән, күп кан түгелүдән клиник үлем кичергән кешеләр турында бик күп тапкырлар ишетергә туры килә. Ә менә гасырыбызның бернинди котылу юлы булмаган, инсаниятне «кулында тоткан» иң рәхимсез авыруы – рактан үлгән кешенең яңадан терелеп, озак еллар буена сәламәт гомер кичерүен башка сыйдыру һич тә мөмкин түгел.

Хәер, медицина практикасында кайбер яман шешнең үзеннән-үзе юкка чыгуы, ләкин ни сәбәптәндер ачыкланмавы турында ишеткәнем бар.

Әйткәндәй, ниндидер серле хәлләр үзебезнең арада да, мәсәлән, республикабызның онкология диспансерында да, очраштыргапап тора. Тик ни өчендер табиблар, диагнозны дөрес куймауда гаепләнүдән куркыптырмы, андый хәлләрне әллә ни куертып бармыйлар. Мәсәлән, бер дусымның улына (балага алты гына яшь иде әле) хирурглар «муен шеше» (биопсия анализы белән расланган яман шеш) дигән диагноз куеп, операция ясаганнар иде. Алар, моның белән генә тынычланмыйча, рентген нурлары белән дә дәвалау курсы үткәрергә тәкъдим иттеләр. Ата белән ана, әлбәттә, кайгыдан күз яшьләрен аз түкмәде. Чөнки, «мужайтесь, прогноз весьма не благоприятный», дип кисәтеп тә куйганнар иде.

Әмма алар онкологларның киңәшен тотмады. Аллаһының язганы булыр, коточкыч нурлар белән дә интектермик сабыебызны, дигән карарга килделәр. Чөнки, сер түгел бит, рентген нурлары канны боза. Шулай итеп, бу дәвадан катгый рәвештә баш тарттылар.

Ходайның рәхмәте, ата-ана кайгыдан саргаер хәлгә җитте, ә бала чәчәк атты, айлар, еллар үтте, аның муенындагы операция беленер-беленмәс кенә эз калдырды. Хәзер аңа утыз биш яшь тулды. Армия хезмәтен төгәлләп, авиация институтын тәмамлады. Әле инде бик матур гаилә корып, берсеннән-берсе таза-сау балалар үстерә. Карт әти һәм нәнәй кешеләр исә теге ваытта яман нурлардан баш тартуларына әле булса куанып бетәлми. Алар хәзер табиблар куйган диагноз дөрес булмаган, дип исәпли.

Бик яхшы, алар шулай уйласын. Ә мин чираттагы гаҗәеп хәлне укучылар игътибарына тәкъдим итәм.

Эш менә ничек була. Моннан берничә дистә ел элек Русиянең кайсыдыр почмагында ракка операция ясаган чагында өстәлдә үлгән бер хатынның берничә көннән соң яңадан терелүе турындагы хәбәр телдән-телгә күчеп, бөтен дөньяга таралган иде. Әмма кеше ниләр сөйләмәс, «тел сөяксез». Гадәттә күпертеп, үрчетеп тә сөйләүчән бит адәм баласы. Без аны, һичшиксез, әкият дип санадык.

...Клавдия Устюжанина Себердәге Ярки дигән авылда унөченче бала булып дөньяга килә. Авырлыкларны, билгеле, бик күп күрә. Ачлык, ялангачлык кичерә. Кияүгә чыга, ләкин бәхет елмаймый. Башта яңа туган кызы үлә. Күп тә үтми ире дә дөнья куя. Ятим хатын Барнаул шәһәренә бәхет эзләп китә, шоферлыкка укый. Янә гаилә кора. Андрей исемле улы да туа. Әмма язмыш язмышлыгын итә: ире эчкече, бик көнчел кеше булып чыга. Хатын, нервылары какшап, үзе дә чиргә сабыша. Башта менә үтәр, менә үтәр дип йөри. Әмма озакламый аяктан егыла һәм табиблар аңа «рак» дип диагноз куя. Үзенә әйтмиләр, билгеле. Клавдия исә барыбер табибларның нәрсәдер яшергәнен аңлый һәм, ни булса – шул булыр дип, регистратурага бара да:

– Мин Клавдия Устюжанинаның сеңлесе, – дип алдый, – миңа дөресен әйтсәгез дә ярый. Чөнки алдан белеп тору, чирле туганыбызны тәрбияләү чараларын күрү хәерлерәк.

– Әлбәттә, – ди моны танымаган шәфкать туташы, амбулатория кенәгәсенә күз салып, – сездән яшерен-батырын түгел. Апагызның ашказанында яман шеш, күрше әгъзаларын да метастазлар басып бетергән. Савыктыруга бернинди өмет юк...

Нәрсә эшләргә? Клавдия зур ихтыяр көченә ия була. Бу очракта да җебеп төшми. Бигрәк тә ул җиде яшьлек Андрееның киләчәге өчен нык борчыла.

– Бар мөлкәтем үзегезгә булыр, – ди ул туганнарына,– алыгыз улымны тәрбиягә. Үскәч, игелеген күрерсез...

Әмма кардәш-ыру баладан баш тарта. Клавдия Никитична Андрейны ба¬лалар йортына урнаштыра да, үзе операциягә ята. Операцияне аңа бөтен илгә билгеле профессор Израиль Исаевич Неймарк ясый. Аңа өч хирург һәм җиде студент-практикант ярдәм итә. Ләкин, алдан ук билгеле булуынча, авыру операция өстәлендә үлә. Студентлар исә бу очрактан файдаланып, күп кенә «фәһем алып» кала. Алар мәетнең эчен туйганчы актара: кисәләр, янә ямап куялар. «Юк, дөрес эшләмәдең» дип, профессор «ямаулык» җепләрен яңадан сүтәргә, яңадан тегәргә куша. Азак, өстенә ак җәймә ябып, мәетне моргка озаталар...

Әмма мәрхүмәнең гәүдәсен тиз генә алырга ашыкмыйлар. Туганнары туган төсле булмаганлыктандырмы, Клавдиянең үлеме турында хәбәр итәргә ашыкмагангадырмы, салкын моргта ул өч көн ята. Өченче көн азагында исә морг хезмәткәрләренең котын очырып, «үлек» кыймылдап куя. Куркудан агарынган санитарлар бу хакта табибларга хәбәр итә. Әлбәттә, аны яңадан реанимация бүлегенә күчерергә мәҗбүр булалар. Хирурглар да, профессор үзе дә моңа бернинди аңлатма бирә алмый. Мәгәр, «партия линиясе» буенча шелтә галәмәтеннән саклану чараларын күрәләр. Әлбәттә, бу заманына күрә табигый хәл...

«Теге дөньядан» кайткач, ягъни яңадан фани дөньяга килгәч, Клавдия Никитична шул минутларны менә ничек искә ала.

– Тәнемнән аерылгач, – ди ул,– бернинди авырту тоймадым, гәүдәмә читтән карап тордым. Операция өстәле, үле гәүдәм. Хирурглар, студентлар мине сырып алган, сиземгә китерергә тырышалар. «Соң бит инде, азапланмагыз, интекмәгез минем өчен» дип әйтәсем килә, ләкин тавыш-мазар чыгара алмыйм. Минем читтән карап торганымны алар башларына да китерми, әлбәттә.

...Клавдиянең бәләкәй чагы. Аны күрше авылга «кирпеч әпәй» алырга җибәрәләр. Ачлык елларында моңардан да зур шатлык буламыни?! Нәкъ шул көнне кайтып килгәндә бер төркем ач малай аның икмәген тартып ала һәм бүлешеп ашап бетерәләр. Ниндидер галәмәт көч белән Клавдиянең җаны шунда барып чыга. Шул ук минутларда аның гомер агышында булган башка кискен вакыйгалар да кабатлана. Ягъни ул үзен куандырган яки рәнҗеткән урыннарга «сәяхәт кыла». Шулай итеп, үлгәннән соң тәүге өч көн буена ул үзенең истәлекле урыннары белән хушлаша.

– Ниндидер яшел аллея,– дип хәтерли Клавдия Никитична,– эссе дә, салкын да түгел. Шундый рәхәт. Чиркәүнекенә охшаган капкалар, манаралар – барысы да балкып тора. Шулкадәр күзләрне камаштырырлык балкышларны гомеремдә бер тапкыр да күргәнем юк иде. Ниһаять, бер хатынны очраттым. Биек һәм төз гәүдәле, озын күлмәктә. Аның белән бер бәләкәй бала. Бала хатыннан нәрсәдер үтенә, кулларын сыйпый. Әмма хатынның аны һич тә тыңларга исәбе юк. Бу кадәр дә бәгырьсез булыр икән дип уйлыйм үзем, әгәр Андреем шулкадәр ялынса, соңгы тиеннәремне кызганмыйча, сораганын алып бирер идем үзенә. Ниһаять, алар миңа якынлашты һәм ишетәм: «Бу кешене кайда куярга?» – дип сорый теге хатын. «Аны кире җибәрергә кирәк, – ди бик тә матур бәрхет тавыш,– ул вакытсыз үлгән». Шуннан соң гына үземнең ни¬дидер ят шәһәрдә түгел, ә күктә, әрвахлар хозурында икәнлегемне аңладым. Һәм җирдә әле яшисем бар икән, дигән өмет уянды. Теге хатын балкышлы капкалар эченә кереп югалды, ә бала минем янымда калды. Мин шунда гына үземне саклаучы Фәрештә икәненә, аның минем сәламәтлегемне кайгыртуына төшендем. Үзем дә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәстән, «минем бәләкәй сабыем калды», димен үзалдыма. «Син, аны кызганасыңмы?» – дигән сорау бирде әлеге бәрхет тавыш. «Әйе» дип җавап бирдем мин. «Ә миңа сезнең һәркайсыгыз да өч тапкырга кызганычрак. Сез шулкадәр күп, саныгызның чиге дә юк. Мин биргән рәхәтлектә сулыйсыз, минем рәхәтемдә йөрисез. Гыйбадәт кылыгыз. Яшәү бик аз калды. Болай гына укылган яки ятланган догалар түгел, ә аларның чын күңелдән ихлас булганнары гына кабул кылына. Теләсә кайсы урынга бас та әйт: «И, Ходаем, ярдәм ит!» – диген. Мин барысын да ишетүче һәм күрүче».

Кем белсен, бәлки, әнисе шуларны ишеткән минутларда балалар йортындагы бәләкәч Андрей чын сабый ихласлыгы белән ялваргандыр тәрбиячеләргә...

Клавдиягә теге хатын тагын күренә һәм сул якка табан төртеп күрсәтә. Караса, исе китә: тәннәре янып күмергә әйләнгән, күзләре һәм ап-ак тешләре генә күренеп торган бик күп кешеләр. Алардан тын юлларын буарлык сасы исләр килә...

Ниһаять, Клавдия Никитична җирне күрә. Чиркәү һәм үзе эшләгән кибет бинасы. Шулай ук таныш йөзләр, руханилар. Аларның берсен, Николай Войтович атакайны, танып ала. Ул өр-яңа костюм кигән. Клавдия аңа эндәшә һәм атакай бу тавышка хәтта әйләнеп карый. Аннары тачкалар килеп чыга. Алар тәгәрмәчле түгел, ә «йөзеп» йөри кебек. Алар барлыгы унике. Соңгысының төбе юк. Теге хатын Клавдиягә шунда утырып китәргә куша.

– Төшеп калам ләбаса! – дип борчыла Клавдия.

– Курыкма, курыкма!..

Бу Клавдия Устюжанинаның моргта үткәргән өченче көне була. Суынып беткән тәненә ничек итеп җан кергәнен ул берничек тә аңлата да һәм хәтеренә төшерә дә алмый.

Ә кайдан беләләр соң Устюжанинаның терелүен? Ул менә ничек була. Моргка сыңар аягы өзелгән үлекне кертеп салалар. Мәетләрнең барысы да чалкан ята. Моннан өч көн элек Клавдияны да шулай салганнар иде, кичә дә шул килеш ятты. Ә бүген ул кырын ята! Җитмәсә, сизелер-сизелмәс кенә кыймылдый. Санитарлар, куркудан котлары очып, моргтан чыгып йөгерә. Аннары табиблар килеп җитә

һәм шунда ук электр лампалары белән баш миен җылытырга тотыналар, кислород мендәре дә китерәләр, бер-бер артлы уколлар ясыйлар...

Клавдия Петровна бик озак савыга. Башта аның тавышы да чыкмый, эндәшергә көче җитми. Шуның өстенә студентлар да сеңерләрен кискәләп бетергән. Янына улын да китерәләр, ләкин Клавдия аның исемен әйтә алмый.

Берничә көннән соң озак ятып тишелеп беткән янбашлары, тегелгән яралары белән авыруны өенә кайтарып җибәрәләр. Рак бит, янәсе, барыбер үләчәк. Билгеле, хастаханә кагыйдәләрен дә санга сугып тормыйлар. Табибларның башлары кыйммәт: дөрес диагноз куймаулары өчен җавапка тарттырулары ихтимал. Беткәнмени демагоглар...

Акрынлап кына Клавдия савыга. Ләкин бер нәрсә: ашаган ризыкларының бер өлеше ашказаны тишегеннән читкә агып бимазалый. Мәгәр, ничек кенә булмасын, сәламәтлеге алга бара һәм янә операциягә салалар. Бу юлы аңа операцияне табибә Валентина Васильевна Алябьева ясый.

– Ниндидер могҗиза бу! – ди ул, шаккатып, – Устюжанинаның эчке әгъзалары барысы да тап-таза, яңа туган балаларныкы диярсең! Яман шешкә хәтта ишарә ясарлык та түгел!

 

 

 

Клавдиянең икенче гомере. Архимандрит Андрейга бәхиллеген бирә.

 

 

Моргтан терелеп чыккач, Клавдия Никитичнаның тәнендә элекке метастазлар гына түгел, яман шешнең күзәнәкләре дә калмый. Хирург Валентина Алябьевага ракка операция түгел, ә студентлар теләсә ничек кискәләп бетергән эчке әгъзаларын ялгаштырып-ямаштырып куярга гына туры килә.

– Искиткеч могҗиза! – ди ул, хәйран калып,– Эчке әгъзаларыгыз нәкъ яңа туган балаларныкы кебек. Яман шеш дигән нәрсәнең эзе дә юк!

Клавдия Устюжанинаның сөйләгәннәрен табиблар да, авырулар да шаккатып тыңлый. Барнаулда «үлеп», өч көн ятканнан соң терелгән хатын турындагы хәбәр телдән-телгә күчеп, бөтен дөньяга тарала. Аны үз күзләре белән күрергә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Устюжаниннар фатирыннан иртә-кич кеше өзелми. Ныклап аякка баскач, Клавдия Никитична үзенә «рак» дип беренче тапкыр диагноз куйган профессор Неймаркка бара. Үзенең инде күптән үлгән дип исәпләнгән пациентын күргәч, профессор куркуыннан чак егылмый, аның куллары калтырана башлый.

– Диагнозның ялгыш куелу ихтималы бармы? – дип сорый ул.

– Һич юк!– дип җавап бирә профессор. – Чөнки биохимик анализлар, ассистентларым шаһит...

Үле чагында күргән рухани Николай атакайны да барып таба Клавдия. Ул аның белән «очрашкан» минутларын, яңа костюмы турында сөйләп бирә.

– Әйе шул, – дип җавап бирә атакай, хәйран калып, – шул өр-яңа костюмым шкафта әле булса саклана, миңа кемнеңдер эндәшкән тавышы да хәтеремдә, тик якын-тирәмдә беркемне дә күрмәдем...

Клавдия Никитична кызыксынып килүчеләрне теләп каршы ала, үзе белән булган хәлне һич авырсынмый сөйли. Ә бит янына көненә дистәләрчә кеше килә.

Әмма савыгу куанычы күпкә бармый. Устюжанина өчен авыр көннәр башлана.

...Башта аның адресына хатлар килә, көн саен почта тартмасы тула. Клавдиягә аларны иртәдән кичкә кадәр укырга туры килә. Көннәрдән бер көнне кинәт кенә хатлар туктала. Нәрсә булган? Билгеле инде, бу хәл «партия линиясе»нә каршы килә күрәсең. Урта гасыр инквизиторларына тиң КГБ әһелләре дә үз вазифаларына «намуслы карый» башлый. Алга үтеп, тагын шунысын әйтик, җиде яшьлек «ятим» Андрей үскәч, чиркәү хезмәткәренә, ягъни «Андрей атакай»га әверелә.

– Фемида хезмәтчеләре әнине җиде тапкыр җавапка тарттырды,– дип искә ала хәзер Андрей атакай. – Җыен көнчелләрне, ялагайларны туплап, жалулар яздырдылар, әнине дини пропаганда алып баруда гаепләделәр.

Шулай итеп, коточкыч чирдән үлеп терелгән Клавдия совет хакимияте оештырган эзәрлекләүләргә бирешә, гасаблары (нервылары) кузгала һәм даими стресслардан аяклары йөрмәс була, гел ятып кына торырга дучар ителә. Авыру чын күңелдән Аллаһыдан сәламәтлек сорый, ялварып күз яшьләрен түгә һәм, ниһаять, бер хатын килеп керә. Клавдия аны Мәрьям ана дип исәпли.

– Кай җирең авырта? – дип сорый ул, авыруга табан иелә төшеп.

– Аякларым, – дип җавап бирә Клавдия.

Мәрьям ана кровать янында бераз басып тора да ишеккә табан юнәлә. Клавдия исә аны ныграк күреп калырга тырышып, яткан җиреннән күтәрелә һәм, үзе дә сизмәстән, торып баса. Тагын бер могҗиза, димәк!

Әмма Клавдия өстендә егерменче гасыр «инквизиторларының» болытлары куеруын дәвам итә. Ул яшәгән йортны даими күзәтәләр. Андрей күреп тора: көн саен өй тирәсендә этен җитәкләп (янәсе саф һавага алып чыга) берәү йөри. Әнисе өйдән чыга башласа, шымчы читкәрәк китә, күздән югала. Клавдия кереп киткәч янә килеп чыга.

Бер көнне караңгы төшкәч, бик каты ишек шакыйлар. Моның юньлегә түгеллеген ана да, улы да аңлый һәм Клав¬дия Никитична кием шкафына кереп поса.

– Әниең кайда? – дип сорый әзмәвердәй ике шикле ир.

– Хастаханәдә, – дип, башына килгән тәүге сүзне әйтә Андрей.

Аптырауга кала болар һәм:

– Капка төбегездә көндез берәр кешене күрмәдеңме?–  дип сорыйлар.

– Эт җитәкләгәнме? – ди Андрей һәм шунда ук аңына килеп, – юк, күрмәдем, – дигән була.

Бу ике бугай бер-берсенә карашып берничә минут утырганнан соң чыгып китәләр.

Менә шулай, Барнаул шәһәрен дини йогынтыдан саклау өчен хакимият кулларыннан килгәннәрнең барысын да эшли. Чөнки Клавдия белән булган хәл дәүләт атеизмы идеологларына турыдан-туры «көч китерә». Әмма, нишлисең бит, Ходаның кодрәте белән Клавдия Устюжанина дәүләт дәһилегенең иң усал чорында феноменаль легендага әверелә.

Ә бер көнне кич Андрей урамнан кайтып килгәндә кинәт кенә әнисе килеп чыга һәм, тавыш-тын чыгармыйча, улының якасыннан тотып ала да юлдан читкәрәк караңгылыкка алып керә.

– Ни булды, әни? – дип сорый Андрей, аптырап.

– Шаулама! – ди ана пышылдап – Өйгә кайтырга ярамый, анда безне сагалыйлар.

Алар шунда ук тимер юл вокзалына йөгерә. Ярый әле Клавдия Никитичнаның кесәсендә азрак акча була. Бер тулы билет һәм балалар билетына акча җитә. Шулай итеп, һич көтмәгәндә болар Мәскәүгә юл тота. Ә Мәскәү вокзалында аларны бер таза гына куе сакаллы кеше каршы ала.

– Сез Алма-Атаданмы? – дип сорый ул.

– Әйе ,– дип аңлатырга туры килә Клавдиягә. Чөнки бер тиен акчасыз төнлә кайда барсыннар.

Бәхеткә, сакалбай көткән кешеләр килмәгән булып чыга. Ул ана белән улын нәкъ иң кирәкле җиргә – Троица-Сергиев монастырена алып китә. Руханилар, билгеле, шунда ук Аллаһыдан килгән кунакларның хәлен аңлый...

Архимандрит Лаврентий аларга бәхиллеген бирә. Андрей дини семинариягә укырга керә. Аны тутыргач, академияне дә тәмамлый, гаилә корып җибәрә. Хәзер ул Александров шәһәре чиркәвендә өлкән рухани булып хезмәт итә.

Клавдия Никитична үзенең беренче вафатыннан соң 14 ел яши һәм бернинди яман чирдән түгел, ә йөрәк авыруыннан дөнья куя. Күрәсең, баягы «Бәрхет тавыш» әйтмешли, Андрей үзаллы тормыш юлына баскач, ана кешене теге дөньяга кабул итәргә вакыт...

 

Рәшит БИГИЕВ.

 

Фото: Freepik. Com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас