Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 гыйнвар 2025, 19:33

Бабай, куеныңа керт әле...

Аны шул  ук йорт иясе, тик кеше энергиясе белән тукланып, шуның хисабына җан асрый торган әшәке зат дип тасвирлыйлар.

Бабай, куеныңа керт әле...
Бабай, куеныңа керт әле...

Йорт иясе, албасты, полтергейст, өрәк, бичура кебек төрле  мифик затлар турында ишетеп  беләбез. Соңга таба янә мафлок  дигәне дә ишетелә башлады халыкта. Аны исә, шул ук йорт иясе, тик кеше энергиясе белән тукланып, шуның хисабына җан асрый торган әшәке зат дип тасвирлыйлар.

Әнә шул мифик затларның берсе хакында Галим бабай сөйләгән гыйбрәтле хәл искә төште әле.

 

* * *

Әтисе авылда атлар караучы булып эшләгән, аның кечкенә улы – Галим аңа ияреп йөргән,  вак-төяк эшләрендә булышкан.  Җәй көннәрендә атларны су эчерергә елгага алып төшкән икән.  Беркөнне иртәнге якта су буена  алып төшкәндә берничә атның  ялы, койрыклары бик матур итеп үрелүгә игътибар итә малай. Бу  турыда әтисенә әйтә. Шәйхетдин  абый исә мыек астыннан көлеп:

– Кичә син йоклаганда, матур булсыннар өчен, үзем барып үреп кайттым, – дип җаваплый. – Тик тасма тагарга гына онытканмын.

Дөрес, яраткан атның ялын сарай иясе үрә дигәнне Галимнең олылардан ишеткәне бар. Әтисе исә, улын йә куркыр, минем белән атлар карашырга йөрмәс, диптер инде, бу хәлне гел шаяртуга бора килә.

– Өнә шул атлар сарайга барган юлны кисеп, кечкенә генә инеш ага, аның аша күпер салынган иде, – дип искә ала Галим бабай. – Күперне ияле дип сөйлиләр иде. Үзем дә аннан үткәндә ниндидер шомлы тавышлар ишетәм, ул чакта курыкканга гына шулай тоеладыр, дип уйлый идем.

Шулай бервакыт, көзнең бер салкынча көнендә күршебез Кадим абый әтидән утынга барырга ат алды. Көн буе эшләгәннән соң, кичкә таба көчле яңгыр ява башлады. Атны караңгы төшкәч кенә тугарырга алып киткән Кадим абыйга мин дә утырып бардым. Күк күкри, ялт-йолт яшен яшьни. Мин куркып арба төбенә елышам, тик ябынырга бер әйбер дә юк. Кадим абыйның башында кулдан тегелгән сәләмә генә кепка сыман бер әйбер, кыска гына бишмәт кигән иде. Менә ияле күпергә дә кердек. Шулчак атка тонналы йөк салдылармыни, кинәт кенә тукталды да калды, атларга тырыша мәхлук, тик кузгала да алмый. Арба артына күз салсак, биш яшьләр чамасында сап-сары чәчле, шәп-шәрә кыз бала утырган, үзе елый, үзе “дер” килеп калтырый.

– Бабай, өшим, куеныңа кертче, – ди бу. Кадим абый баланы жәлләп, куенына алып, бишмәте белән төргәләштерде, минем күзем кызда. Киеме яңгырда чыланмасын дип, салып тоткан дияр идең, кулында бернәрсәсе дә юк, үзе өшегәнгә дә ошамый, болай юри генә калтыраган кебек. Кадим абый исә, бер сүз дә дәшми. Мин дә аптыраудан өнсез калдым. Теге кыз яңадан телгә килде: – Бабай, өшим, зинһар, авызыңа керт, – димәсенме шулчак. Кадим абыйны корт чактымыни, кинәт кенә кызны куеныннан алды да, әллә нинди оятсыз сүзләр белән сүгенеп, бар көченә җиргә атып бәрде һәм: – Олак, иблис, – дип тә өстәде. Кыз барып төшкән җирендә юкка чыкты. Кинәт яшен яшьнәде, күк күкрәде һәм, ни гаҗәп, кыз бер җирдә күренми, ат та тиргә баткан килеш атлап китте. (Сүгенсәң, зәхмәт кагылмый, имеш).

– Менә бит, ияле күпер икәнен онытканмын, уйламыйрак куеныма керттем бит өрәкне, инде ниләр булыр, Ходаем, үзең сакла, – диде Кадим абый.

Мин бу хәлне, кайткач, әтигә сөйләдем. Әти исә, күпергә якынлашу белән белгәннәрегезне укырга кирәк иде, ияле бит ул, Кадимгә бер-бер хәл булмаса ярар иде дип, ашыгып аларга кереп китте.

Кадим абый кайту белән чирләп егылган. Озак ятты ул. Белемче әбиләрдән дә өшкерттеләр. Алар исә, җен зәхмәте кагылган, ярый әле дәшмәгән, диделәр. Бу хәлдән соң озак яшәде Кадим абый. Әмма зәхмәтне куенына кертү сәбәпле, аркасы чыгып, бөкрәеп калды.

 

Розалия. ГӘЛЛӘМОВА,

Балтач районы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас