Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 декабрь 2024, 10:17

Лилия НУРКАЕВА. Серле урын

Дүртөйле районының Суыккул авылында була бу хәл. Бер кыз уйнаштан бала таба, ләкин әтисе белән әнисеннән куркып, баланы үтерә һәм үзләренең йорт базына күмеп куя. Һәм шуннан соң куркыныч хәлләр башлана...

Лилия НУРКАЕВА. Серле урын
Лилия НУРКАЕВА. Серле урын

Билгеле ки, һәрбер авылның үз сере бар. Мин үзем туган Дүртөйле районы Суыккул авылының бер серле урыны турында язасым килә. Бу мистик урын турында миңа картәнием Зәнифә Сәлимъяфгар кызы Нуркаева сөйләгән иде.

Картәниемнәр балачакта мәктәпкә укырга икенче авылга йөргәннәр. Ике авыл уртасында хәтсез ара булган, анда хәтта бүреләр дә йөргән. Шуңа күрә, балалар бергәләшеп, ут кабызып мәктәпкә бара торган булганнар.

Шулай итеп, беркөнне мәктәпкә барырга дип җыенганнар, әмма иптәшләре – Фәрит исемле малай – күренмәгән. “Әй, йоклап калгандыр әле ул”, – дип, мәктәпкә ансыз киткәннәр. Кайткач: “Фәрит дөнья куйды”, – дигән хәбәр ишеткәннәр. Ул йоклаган вакытында үлеп киткән. Моңа кадәр дә ул яшәгән өйдә мондый гаҗәп вакыйгалар булган диләр. Күпмедер вакыт бу өй буш тора.

Авылга яңа бригадир килә, торыр урыны булмаганлыктан, аны шушы йортка урнаштыралар. Күпчелек картлар аңа бу өйдә яшәмәскә кушалар. Ләкин яшь бригадир: “Эткә үлем тими ул”, – дип шаярта.

Бер көнне йорт алдына машинасы белән агроном килеп туктый, чөнки сәгать тугыз, ә бригадир эш урынында һаман күренми. Ишекне ачып керсә, караватта бригадирның үле гәүдәсе ята, ди. Ул да, Фәрит кебек, йоклаганда үлеп китә...

Бу хәлне авыл халкы ике төрле аңлата: элек бу урам урыны зират булган. Ләкин бу вакыйгалар шушы бер йорт урынында гына күзәтелә. Мин үзем икенче аңлатманы дөресрәк дип саныйм.

Элгәре бу урында бер ир белән хатын яшәгән. Аларның кызлары булган. Кыз уйнаштан бала таба, ләкин әтисе белән әнисеннән куркып, баланы үтерә һәм үзләренең йорт базына күмеп куя. Шуңа күрә бу баланың җаны үзенә урын таба алмый, диләр. Шушы урында торган кешеләр: “Монда гел бала тавышы, бала елавы ишетелә”, – дип зарлана.

Фото: Дүртөйле районы Суыккул авылының “Одноклассники”дагы төркеменнән.

Лилия НУРКАЕВА. Серле урын
Лилия НУРКАЕВА. Серле урын
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас