Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 сентябрь , 23:04

Сәер кыз

Үлгән кыз белән сөешкән.

Сәер кыз
Сәер кыз

1980 елда Стокгольм университеты студенты Екстрем Ганс бик сәер, кеше ышанмаслык хәлгә тап була. Бервакыт ул үзе гел йөри

торган барда бер кызны очрата. Кызның матурлыгы һәм ни өчендер куркынган чырае егеткә кыюлык өсти,  ул аның янына килеп утыра. Алар бик тиз дуслашып китәләр. Ганс аны сыйлый һәм ахырдан дискотекага чакыра. Алар берничә сәгать буе бииләр һәм үзләрен әллә кайчангы дуслар кебек хис итәләр. Дискотекадан соң алар Гансның өенә кайталар. Анда бик рәхәтләнеп сөешкәннән соң, Ганс кызны озатырга чыга. Юл уңаенда ул кызга автоматтан каһвә эчәргә тәкъдим итә. Каһвә эчкәндә Берта (кызның исеме шулай) ялгыш күлмәк итәгенә аны түгә. Итәкнең сул ягында зур тап пәйда була. Кызның бу хәлгә кәефе кырыла. Аны өенә хәтле озаткач, Ганс иртәгә килергә вәгъдә итеп кайтып китә. Икенче көнне Ганс зур чәчәк бәйләме күтәреп Берталарга килә. Ишекне олы яшьтәге бер хатын ача һәм бу йортта бернинди дә яшь кыз яшәмәвен әйтә. Ганс кызның кыяфәтен тасвирлап бирә һәм исемен атый. Хатын егылып китә яза, аннары Берта исемле оныгының нәкъ шундый булганлыгын, аның алты ел элек үлгәнлеген әйтә.

Егетне берничек тә бу хәбәргә ышандыра алмагач, хатын полиция чакырта. Килүчеләргә Ганс үзенең кичә генә танышкан кызы турында бөтенесен нәкъ булганча сөйли — нишләп йөргәннәрен, йөз-кыяфәтен, ничек киенүен, хәтта күлмөк итәгенә каһвә түгелүен да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Хатын ышанырга да, ышанмаска да белми: күмгәндә Бертаны нәкъ шулай киендергән булалар.

Бу вакыйга галимнәрне дә кызыксындыра. Полиция юлламасы белән Бертаның каберен казып карарга рөхсәт алына. Каберне казыганда анда булган галимнәр, полицейскийлар,  суд экспертизасы табибы һәм Ганс табутны ачып җибәрүгә гаҗәпләнеп катып калалар. Мәет, әйтерсең йоклап кына киткән һәм әле генә күмелгән: ул бөтенләй үзгәрмәгән һәм... аның сул як итәгендә каһвәдән калган зур тап була...

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: