Ачык капка
Халыкта “Төшемдəге – өнемдə” дигəн əйтем бар.
Соңгы вакытта күргəн төшлəремнең күбесе өндə дə
кабатлана башлады. Шуларның берсе турында язып
үтмəкчемен.
Бер көнне ярты ел элек вафат булган Мəүлия апаны
төшемдə күрдем. Йортының зур яшел капкаларын шар
ачып куйган. Мин сорыйм: “Нигə капкаларны шулай кие-
реп ачтың? – дип. Ул исə: “Ринат көтү көтəргə килергə
тиеш. Мин аңа ат менеп килергə куштым, көтүдə мал
күп, көтү зур”, – дип җавап кайтара. (Ринат безнең авыл-
да өйдəн-өйгə йөреп, көтү көткəн егет. Аларга да чи-
ратларын көтə торган иде). Мин əйтəм: “Нигə Ринатны
чакырасың, башка кеше беткəнмени?” – дим. Мəүлия
апа җавап бирə: “Миңа атлы кеше кирəк” – ди.
Йокыдан куркып уяндым. Яхшылыкка юрадым. Бер-
ике көннəн Ринатны күрдем. Мин аңа шаярып: “Мəүлия
апа сине көтү көтəргə чакыра” – дидем. Ул да елма-
еп: “Мине үлем генə алдыра алмый, мин бит таштан
эшлəнгəн” – дип җавап кайтарды. (Ринат телгə бик оста,
шаян егет иде).
Күп тə үтмəде, атна-ун көн булгандыр, бəрəңге бакча-
сында чүп утап йөргəндə капка төбеннəн зур тизлектə
“Ашыгыч ярдəм” машинасы үтеп китте. Тиз арада авыл-
да: “Ринат вафат булган” – дигəн хəбəр таралды. Көн
бик эссе иде. Ринат колхоз көтүе көтеп йөргəн булган.
Ат белəн мал куып килгəндə, егылып төшеп, шунда ук
вафат булган. Врачлар да ярдəм итə алмаган.
Шулай төшемнең өндə кабатлануы мине зур борчуга
салды.
Алсу КƏРИМОВА,
Кырмыскалы районы.
Юеш төш
Адəм баласы үлəр алдыннан яки соңыннан якынна-
рына яки мал-туарына нинди дə булса бəла-каза килə
дигəн гыйбарə бар. Шунлыктан мəетне алып чыгып
киткəндə: “Алды-арты хəерле булсын” – дип телəргə ку-
шалар.
Картəнием вафатыннан соң кырык көн үтмəгəн иде
əле, мин төш күрдем.
Табутта яткан картəнием җəһəт кенə торып утырды
да үз-үзен су белəн коендыра башлады. Бу төшне мин
игътибарга алмадым, тик əбием рухына хəер бирəсе бу-
лыр, дип кенə уйлап куйдым.
Икенче көнне тагын картəнием үзен искə төшерде.
Төшемдə аның табутта ятуын, мəетнең таркалып,
ислəнеп бетүен күрдем. Бу төш инде иртəн торган-
да ярыйсы гына кəефне бозган иде. Вакыт дəвалый
дигəндəй, көннəр үтү белəн бу да онытылды. Көн артын-
нан көн үтте, ямьсез төшлəр дə тарихка кереп калды.
Лəкин күңелсез хəл генə озак көттермəде.
Без биш катлы йортның соңгы катында яшибез. Атна
ахырында гаилəбез белəн əти-əни йортына юл тоттык.
Тик анда ялыбызны тынычлап үткəрергə генə туры
килмəде.
Техник сəбəплəр буенча, йорт түбəсеннəн үткəн эссе
су торбасы шартлаган, – дип хəбəр итте күршебез теле-
фон аша. Бу хəбəр аяз көнне яшен суккандай тəэсир
итте. Без ашыгып кайтып өйгə кергəндə, аккан су, фати-
рыбызны шактый яхшы “юган” иде.
Əбиемнең төшкə беренче тапкыр керүе шуны кисəткəн,
ə икенче төш су баскан фатирда җиһазлар күгəреп,
ислəнеп бетүен аңлаткан булып чыкты.
Филүсə ЛАТЫЙПОВА,
Туймазы районы.