Төшкә кайчак әллә ниләр кереп йөдәтә, аларны нәрсәгә юрарга да белмисең. Ләкин тарихта башта төшкә кереп, соңыннан тормышка ашкан вакыйгалар да ифрат күп.
*Дмитрий Менделеев – химик элементлар таблицасын, немец химигы Фридрих Кенуле – бензол формуласын, дат физигы Нильс Бор – атом структурасын, авиаконструктор Олег Антонов «Антей» самолетының койрык канаты формасын төшләрендә күргәннәр.
*Булачак декабрист Кондратий Рылеев өч яшьлек чагында үлем чигенә җитеп, дифтериядән чирләгән. Улы өчен өзгәләнгән әнисе, озак догалар укыганнан соң, исен җуйгандай, йоклап киткән. Аның төшенә бер-бер артлы берничә бүлмә кергән: берсендә – улы китап укып утыра, икенчесендә – ул инде үсмер егет, өченчесендә – ир корына кергән, иптәшләре белән нәрсәдер турында киңәшләшә. Шулчак ят тавыш анага: «Гаепсез сабыеңа гомер сорама. Тормыш явызлыкларын белмәгән фәрештә килеш вафат булсын», – ди. Тик ана: «Юк, мин улымның яшәвен телим», – дип кычкырып, соңгы бүлмәгә атлый. Ә анда элмәк асылынып торган була. Ана уянып китә һәм янында ниндидер могҗиза белән савыккан улын күрә. 1825 елда Рылеев декабристлар күтәрелешендә катнашканы өчен асып үтерелә.
*Михаил Ломоносов давыл аркасында кеше яшәмәгән утрауга барып чыккан әтисенең үлемен төшендә күргән. Утрауны ничек табарга икәнен анык күрсәтеп, энесенә хат җибәргән. Шуңа карап, балыкчылар Ломоносовның әтисенең гәүдәсен табып алып кайтканнар.
*Итальян шагыйре Данте үлгәч, аның «Илаһи комедия» поэмасында бер өлешнең юклыгын исләп калып, күрәсең, язып өлгермәгәндер, дип уйлаганнар. Берничә ел үткәч, Данте улының төшенә кергән. Аны үзенең бүлмәсенә җитәкләп керткән дә, стенага төртеп күрсәтеп: «Сез эзләгән әйбер шушында», – дигән. Уянгач, улы әтисенең бүлмәсенә кереп, стенадагы гобеленны күтәрсә, андагы яшерен уемда поэманың җитмәгән шигыре һәм берничә рәсми кәгазь яткан.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.