Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
8 март , 13:40

Уфаның төп өрәге Аксаков йортында яши

Картның өрәге әле дә тынычланмаган. Кич белән кешеләр аның таяк белән шакыганын, ишек шыгырдатканын ишетәләр. Кайвакыт монда баскычтан төшеп килүче ак чәчле, сакалы җиткән картны да очраталар.

Уфаның төп өрәге Аксаков йортында яши
Уфаның төп өрәге Аксаков йортында яши

Бу йортта күренекле рус язучысы Сергей Аксаков үзенең балачагын үткәрә. Монда аның бабасы, алпавыт Николай Зубов бөтен гомерен үткәреп, соңыннан бакыйлыкка күчкән була. Ләкин бабайның өрәге тынычланмый, якыннары күңеленә курку салып, бүлмәләр буенча йөри. Сергей балачагында бу өрәктән бик курка. Бу хакта ул үзенең «Детские годы Багрова внука» әсәрендә болай дип язып калдыра: «Мин ул яшәгән бүлмәгә якын килергә дә курка идем, яныннан үткәндә дә күзләремне чытырдатып йома идем». Бервакыт, йорт ишегалдында йөргәндә, Сергей бабасы кабинетында ак киемле шәүлә күреп ала. Бу аны бик нык куркыта: малай кычкырып җибәрә һәм аңын югалта. Безнең көннәрдә реставрация ясагач, бу тәрәзә урыны штукатурка катламы астында ачыла. Тәрәзә уемын кайчандыр билгесез кешеләр кирпеч белән тутырып куйган булалар, моның ни өчен эшләгәне шулай ук билгесез.

Шәһәр риваятьләре сөйләвенчә, картның өрәге әле дә тынычланмаган. Кич белән кешеләр аның таяк белән шакыганын, ишек шыгырдавын ишетәләр. Кайвакыт монда баскычтан төшеп килүче ак чәчле, сакалы җиткән картны да очраталар. Моңа ишекләрнең һәм эчке тәрәзәләрнең ачылганда куркыныч итеп шыгрыдавы да өстәлеп, күңелдә аңлашылмас шом тудыра. Сынап карыйсыгыз киләме? Караңгы төндә Аксаков йорт-музее тирәсенә килегез.

Фото: photoby.ru

Уфаның төп өрәге Аксаков йортында яши
Уфаның төп өрәге Аксаков йортында яши
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: