Аптырарсыз, ләкин шәһәр уртасында урнашкан Нариман Сабитов исемендәге 1 нче Музыка мәктәбе үзендә бихисап сер саклый. Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелә. Аның хуҗасы Уфада күпсанлы аптекалар тотучы Гелярий Штейхель була. Хатыны Александра белән алар 5 бала тәрбиялиләр. Аларны кечкенәдән фортепьянода уйнарга өйрәтәләр – әлеге бинада яңгыраган беренче инструмент шул була. Әйткәндәй, аптекарьнең бу йорты бик шәп була: анда иркен һәм бай кунак һәм йокы бүлмәләреннән тыш, конюшня һәм хәтта кинотеатр да урнаша.
Ләкин бүгенге көндә бинаның төп үзенчәлеге булып затлы бүлмәләр түгел, ә подвал хезмәт итә. Нәкъ “фильм ужасов”лардагы кебек!
Йортның подвалында кое сакланып калган. Башта бу подвалда минераль су агызганнар, һәм, риваятьләр буенча, ул шифалы булган. Дөрес, хәзерге мәктәп хезмәткәрләре аның могҗизалы сыйфатларын тикшереп карарга ашыкмый. Революциядән соң минераль сулы чишмәне күмеп куялар, ә бинаны тулай торак итәләр. Йортның беренче хуҗаларының язмышы әлегә кадәр билгеле түгел.
1960 нчы елларда аптекачы йортында музыка мәктәбе ачыла. Шушы тирәдә яшәүчеләр әйтүенчә, бүгенге көндә нәкъ менә йортның кое урнашкан өлешендә төрле серле күренешләр күзәтелә. Хезмәткәрләр сыйныф бүлмәләрендә тәртипсез рәвештә очып йөрүче ялтырап торган шарларны күрәләр. Ул гына да түгел, монда хәтта борынгы киемнәрдәге кешеләрнең өрәкләре дә очраштыра.
Төнлә видеокамералар еш кына хәрәкәт итүче объектларны төшереп алалар, аларны хәтта фасад янында да күрергә мөмкин: Җәйге төндә зур кар бөртекләренә охшап күренәләр. Концерт залының соры паркетында вакыт-вакыт кара таплар пәйда була һәм үзеннән-үзе югала. Төнлә монда фортепиано тавышлары да ишетелә – сыйныфларда бу вакытта беркем дә шөгыльләнми.
Менә шулай. Уфабыз буенча йөреп, рәхәтләнеп мавыктыргыч кинолар төшереп була!
Фото: sabitov-school.ru