Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 февраль , 11:56

Җирдә без ялгыз түгел

Кинәт ни күзем белән күрим: көн болытланды, көчле җил чыкты, урамнан тузан күтәрелде. Куркуымнан өйгә йөгердем. Кереп, берничә минут утыруга, урамда тавыш-гауга купты.

Җирдә без ялгыз түгел
Җирдә без ялгыз түгел

Төрле могҗизалы хәлләр турындагы язмаларны матбугаттан яратып укып барам. Шуңа да балачакта үзем күргән, сөйләсәң — кеше ышанмаслык хәлләр хакында «Тулпар» укучыларына да бәян итәргә булдым.

Мин Авыргазы районы Әпсәләм авылында дөньяга килгәнмен. Җиде яшемә кадәр Корманай авылында үстем. Аннан әнием, мине ияртеп, яңадан Әпсәләмгә, үги әтием янына күченде.

Берчакны шулай картәтиләремнең ишек алдында уйнап йөрим. Көн чалт аяз. Кинәт ни күзем белән күрим: көн болытланды, көчле җил чыкты, урамнан тузан күтәрелде. Куркуымнан өйгә йөгердем. Кереп, берничә минут утыруга, урамда тавыш-гауга купты. Бала-чага кызыксынучан зат бит инде ул: ни булды икән дип, урамга йөгереп чыксам, бер төркем халыкның җыелып торуын күрдем. Минем кебек малай-кызлар да, өлкәнрәкләр дә, әсәрешеп, күккә төбәлгәннәр. «Ана, ана, кара, Аждаһа!» — дип кычкырышалар.

Карасам, Чебенле тугай өстендә ниндидер бер юан аркан сыман нәрсә тирбәлеп тора. Берничә мизгел шулай торганнан соң, ул өскә күтәрелә башлады һәм болытлар арасына кереп югалды. Аннан көчле яңгыр явып үтте. Өлкәннәр: «Аждаһаны Күк үзенә алды», — диештеләр. Үскәч, бу хакта кемгә генә сөйләсәм дә, ышанучы табылмады.

Икенче бер хатирә. Безнең авылда Солтан Рәфыйков исемле бер бабай яши иде. Ул минем үги әтием белән дус булганга, гел безгә кереп йөри иде. Шулай, көзге бер көнне (миңа тугыз-ун яшь булгандыр), аһ-уһ килеп, безгә килеп керде дә хәлсезләнеп урындыкка утырды. Бераз һушына килеп, хәл-әхвәлләрне сорашкач, үзенең башыннан кичергәннәрне сөйли башлады.

Алдагы көнне ул ниндидер эш белән Солтанморатка, авыл советына барган. Кайтырга соңлап кына чыккан. Караңгы төшкән. Шулай бер чокырлы урын яныннан үткәндә, кинәт яныннан гына ут шары тәгәрәп киткәнен абайлап калган. Шул ук мизгелдә аның тирәсен әллә нинди кара шәүләләр уратып алган. Солтан бабай белгән догаларын укырга тырышып караса да, теле әйләнмәгән. Тәне дә авыраеп китеп, үз ихтыяры белән атлый алмый башлаган. Аяклары, хуҗасына буйсынмыйча, бөтенләй икенче якка алып кереп киткәннәр. Шулай итеп, ул Әпсәләмне бөтенләй урап, күрше Дәүләкән районының Хөсәен авылына таба юл алган.

— Колагымда хатын-кыз көлешкәне яңгырый. Үзләре күренмиләр. Утырып хәл җыяр идем, аяклар туктамый, алга тарта. Шул рәвешле, тәмам хәлсезләнеп, Хөсәен тугаена кадәр барып җиттем, — дип куркынып сөйләде безгә бабай. — Якыннан гына Өршәк елгасы ага. Аякларым шул якка таба тарта башлады. Таң атып килә иде. Шулчак күзләренә ике җайдак чалынды. Бар көчемне җыеп: «Туганнар, коткарыгыз!»— дип кычкырдым. Алар, тавышымны ишетеп, миңа таба килә башладылар. Шул мизгелдә янымдагы кара шәүләләр мизгел эчендә эреп, юк булдылар; тәнем җиңеләеп китте; аякларым буйсына башладылар. Хөсәен авылы кешеләре өйләренә алып кереп, яткырып йоклатып, чәй эчереп чыгаргач кына Әпсәләмгә кайтырлык хәлгә килдем, — дип тәмамлады ул сүзен.

Башыннан узган вакыйгаларны безгә сөйләп киткәннән соң күп тә узмады — Солтан бабай дөнья куйды. Күпләр: «Зәхмәт кагылгандыр»,— диештеләр. Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, һич алдамыйм, үзем ишеткәннәрне язам. Бу хакта бабайның килене Хатирә әби Рәфыйкова да бик яхшы хәтерли иде әле.

Менә шундый ышанмаслык хәл-вакыйгаларга шаһит булырга туры килде миңа үз гомеремдә. Шулай булгач, Җир йөзендә кешедән башка аңлы зат юк дип кем әйтер?

Миңневәли РӘХМӘТУЛЛИН,

Авыргазы районы, Солтанморат авылы.

Җирдә без ялгыз түгел
Җирдә без ялгыз түгел
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: