Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 февраль , 22:01

Теге дөнья

“Тоннель эченнән бик тиз очып барам. Куркыныч тавышлар, черегән ис, таныш булмаган телдә сөйләшүче ярым кешеләр. Бернинди дә яктылык нуры юк. Мин: “Коткарыгыз!” – дип кычкырдым. Ут нурлары сирпел торучы киемле бер зат пәйда булды һәм аның карашында: “Яшә әле!” –  дигән мәгънә укыдым”.

Теге дөнья
Теге дөнья

Вран-кардиолог, Теннесси университеты профессоры, йөрәк чирләре буенча Халыкара комитет әгъзасы Маурис Роулингс “Үлем бусагасында” дигән китап чыгарган. Анда клиник үлемнән соң терелгән йөзләрчә кешеләрнең шул вакытта ниләр кичергәннәре тасвирлана. Теге дөньяда булучылар арасында куркучылар,  үлемнән коткарып калу турында ялваручылар да күп икән. “Һава җитмәү истә калды, – дип сөйли бер авыру. – Шуннан соң, тәнемнән аерылып, шыксыз бүлмәгә кердем. Тәрәзәләрнең берсендә иләмсез йөзле, зур гәүдәле зат һәм аның тирәсендә йөрүче җеннәрне күрдем. Теге зур гәүдәлесе янына чакырды. Тышта караңгы булса да, тирә-якта ыңгырашучы кешеләрне күрдем. Без барыбыз да мәгарә эченнән барабыз. Шунда елый башладым. Әлеге зур гәүдәле зат мине кире җибәрде”.

Яки икенче берәүнең сөйләгәне: “Тоннель эченнән бик тиз очып барам. Куркыныч тавышлар, черегән ис, таныш булмаган телдә сөйләшүче ярым кешеләр. Бернинди дә яктылык нуры юк. Мин: “Коткарыгыз!” – дип кычкырдым. Ут нурлары сирпел торучы киемле бер зат пәйда булды һәм аның карашында: “Яшә әле!” –  дигән мәгънә укыдым”.

Үз-үзләренә кул салырга тырышучылар тагын да куркынычрак әйберләр күрәләр икән. Күп дару эчеп агуланып үләргә теләгән хатынның күргәннәре: “Түгәрәк, кара тишекне хәтерлим, – дип сөйли ул, – һәм аның янында кызыл эссе нокта зурайганнан-зурая. Җир ябышкак, аяклар бата, сулыш алуы кыен. Шул чакны: “Йә Ходаем, миңа тагын яшәргә мөмкинлек бир әле!” – дип кычкырдым. Ничек кире кайтканымны хәтерләмим”.

Профессор Роулингс үзенең китабында күренми торган дөньяга кул селтәргә ярамый дигән нәтиҗә ясый. Ул күпме дәрәҗәдә хаклыдыр – монысын бер Аллаһ белә. Ләкин табибның: “Тормыш – бәя биреп бетергесез бүләк һәм аны кадерен белеп, башка кешеләргә усаллык теләмичә генә үткәрергә кирәк”, – дигән фикеренең дөреслегенә шикләнмәскә мөмкин.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: