Бер көнне ярты ел элек вафат булган Мәүлия апаны төшемдә күрдем. Йортының зур яшел капкаларын шар ачып куйган. Мин сорыйм: “Нигә капкаларны шулай киереп ачтың? – дип. Ул исә: “Ринат көтү көтәргә килергә тиеш. Мин аңа ат менеп килергә куштым, көтүдә мал күп, көтү зур”, – дип җавап кайтара. (Ринат безнең авылда өйдән-өйгә йөреп, көтү көткән егет. Аларга да чиратларын көтә торган иде). Мин әйтәм: “Нигә Ринатны чакырасың, башка кеше беткәнмени?” – дим. Мәүлия апа җавап бирә: “Миңа атлы кеше кирәк” – ди.
Йокыдан куркып уяндым. Яхшылыкка юрадым. Бер-ике көннән Ринатны күрдем. Мин аңа шаярып: “Мәүлия апа сине көтү көтәргә чакыра” – дидем. Ул да елмаеп: “Мине үлем генә алдыра алмый, мин бит таштан эшләнгән” – дип җавап кайтарды. (Ринат телгә бик оста, шаян егет иде).
Күп тә үтмәде, атна-ун көн булгандыр, бәрәңге бакчасында чүп утап йөргәндә капка төбеннән зур тизлектә “Ашыгыч ярдәм” машинасы
үтеп китте. Тиз арада авылда: “Ринат вафат булган” – дигән хәбәр таралды. Көн бик эссе иде. Ринат колхоз көтүе көтеп йөргән булган. Ат белән мал куып килгәндә, егылып төшеп, шунда ук вафат булган. Врачлар да ярдәм итә алмаган.
Шулай төшемнең өндә кабатлануы мине зур борчуга салды.
Алсу КӘРИМОВА,
Кырмыскалы районы.
Фото: https://ru.freepik.com