Ә киләсе вакыйгалар инде өй һәм абзар ияләренә бәйле. Нәнәем Кәшифә Ходайбирдина түбәндәгеләрне сөйләде: “Элекке заманнарда без мамык кәҗәләре тота идек. Көн дә иртә белән көтүгә куабыз боларны. Бервакыт йоклап ятканда баш очымдагы тәрәзәдән: “Кәшифә-ү-ү-ү!” – дип кычкырган тавыш ишетелде. Сикереп торып карасам, таң аткан, урамнан көтү килә... Тиз генә йөгереп чыгып, кәҗәләрне көтүгә кудым. Әгәр дә өй иясе уятмаса, малларым калган булыр иде.
Шулай бервакыт Фәйзрахман бабаңнарның (ул Мостафа авылында яши) сыерының бозаулар вакыты җиткән, ә бу һаман бозауламый икән. Яңа туган бозауны өйгә кертер өчен төннәр буе абзарда каравыллап торалар икән бу сыерны. Шулай бер төнне йоклап ятканда “Фәйзрахман, то-о-ор!” дигән тавыш ишеткән бабаң. Озак уйлап тормаган, өй иясенең уятуын аңлап, хатынына: “Хәбибә, әйдә, сыер бозаулаган бит!” – дигән дә абзарга чыкканнар. Болар барып керүгә бозау үз аякларына баскан булган инде”.
Кешеләрдән үзебезнең яктагы сәер хәлләр гурында сораштыра торгач, ике өй аша яшәүче күршеләребезнең атының ялын абзар иясе үргән икән, дигән хәбәр ишеттем. Газимә әби Ибраһимова менә нәрсәләр сөйләде:
“Нәрсә дип әйтим инде?.. Бар инде ул абзар иясе... Әнә атның ялын үреп куйган иртән торуга. Ат ошаса гына үрә, ди ул. Кеше сүтәрлек түгел, аннары сүтәргә ярамый да, үзе генә үрә, үзе генә сүтә, ди”.
Абзар иясенә бәйле тагын бер хәл. Моны миңа Фәридә апа Ибраһимова хәбәр итте, ә аңа әтисе сөйләп калдырган.
“Элек безнең атыбыз булган. Иртән торуга гел тирләп, күбеккә батып чыга икән бу. Әткәй, аптырагач: “Әллә моны төнлә берәрсе җигеп йөртә микән”, – дип, тикшереп карарга булган. Төнгелеккә абзардагы печән астына кереп күмелгән. Бервакыт төн уртасында чыбыркы тавышлары ишетелгән, тик якында бер җан иясе дә юк, ди. Ә ат пыр туза, улакка бер менә, бер төшә икән, тәмам тирләп-пешеп беткән, мескен.
Бу хәлдән соң әткәйләр атны бетергәннәр. Кызыл төстәге башка ат сатып алганнар. Әткәй уйлавынча, абзар иясе атның кап-кара төсле булуын яратмыйча, аны төн буе кыйнаган. Бүтән төсле атлар алгач, мондый хәлләр кабатланмаган”.
Безнең якта күмү йоласына бәйле, башка төбәкләрдә очрамый торган тагын бер йола бар.
Менә шундый гаҗәп хәлләр кабатланып торган Авыргазы җирендә.
Фото: https://ru.freepik.com