Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
24 гыйнвар , 12:37

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (3)

Озак та үтмәде, Галим күленнән аҗдаһа күтәрелде. Көчле давыл чыгып, күктәге болытлар аны күлдән тартып алды.

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (3)
Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (3)

Алдагы вакыйганы нәнәйгә аның әнисе Миңнесфур сөйләгән.

“Әнкәйне күрше Зәет авылы егетенә кияүгә биргәннәр. Атлар белән китеп барган вакытта кара болытлар бөтен күкне каплап алган. “Дөнья куба” дип уйлаган әнкәйләр. Шулвакыт Баеш күленнән аҗдаһа күтәрелгән. Һавада кара болытка әверелеп йөргән дә күздән югалган. Туй авылга килеп кергән. Кияү йортында барысы да куркышып елый, ди. Аҗдаһа күтәрелгән вакытта өйдәге өстәлләр, савыт-сабалар селкенеп торган, ди. Әнкәй өч ай килен булып торгач, сугыш башланып, ирен фронтка алганнар, ул кире әйләнеп кайтмаган. Әнкәйне әтиләре барып алган. Шуннан соң 7 ел кияүгә чыкмаган. Аннары Фәттах исемле кешегә өченче хатынлыкка биргәннәр. Минем әткәй була инде ул. Әткәйне әнкәй бер дә яратмады. “Шушы аҗдаһаның зәхмәте миңа кагылды. Ирем белән яшәп өлгермәдем, 7 елдан соң атагызга кияүгә чыктым, ләкин үзен яратмадым. Бәхетем булмады, күзләремнән яшь кипмәде”, – дип сөйли торган иде әнкәй”.

Аҗдаһаның икенче күтәрелешен бөтен авыл күргән. Шушы вакыйганың шаһиты Кәшифә Ходайбирдина түбәндәгеләрне хәтерли: “Икенче күтәрелеш Галим күленнән булды. Монысын үз күзләрем белән күрдем. Көчле давыл чыкты. Күлдән койрыклы бер нәрсә күккә күтәрелеп, кара болытларга кушылып йөрде-йөрде дә, еракларга китеп, күздән югалды. Галим күлен элек-электән “Аждаһалы күл” дип йөрткәннәр. Күлдә йөз ел яшәгәч, елан аҗдаһага әйләнә, ди. Шуннан кара болыт аны эләктереп, ерак җирләргә илтеп аткара икән”.

Фатыйма әби Фаткуллина хатирәләре болайрак: “Әйе, мондый хәл чынлап та булды. Үз күзләребез белән күрдек. Шул Галим күленә бер кыз кер юарга барган. Шунда күлдән бозау башына охшаш бер нәрсә килеп чыккан. Теге кыз, куркуыннан керләрен ташлап, авылга йөгергән.

Озак та үтмәде, Галим күленнән аҗдаһа күтәрелде. Көчле давыл чыгып, күктәге болытлар аны күлдән тартып алды. Бик куркыныч үзе. Койрыгы озын, күренеп тора. Күктә азрак бәргәләнгәннән соң еракларга китеп югалды. Куркыныч булды бу хәл. Бөтен авыл халкы шаккатты”.

Фәридә апа Ибраһимова исә менә нәрсәләр сөйләде: “Бу хәл әле булса минем күз алдымда. 1965-1970 еллар арасында булды ул. Төгәлен хәтерләмим, ләкин ул елны басуларда икмәк уңмады – шунысын беләм. Әнкәйләр җәяүләп башка авыллардан ипи алып кайталар иде. Миңа ул вакытта ун яшь тирәсе булгандыр.

Әнкәйләр яланда чөгендер эшли. Без, балалар, аларны көтеп өйдә утыра идек. Бервакыт бөтен дөнья кап-караңгы булды. Без һәм бөтен күрше-тирә урамга йөгереп чыктык. Һәм шунда Галим күленнән аҗдаһа күтәрелгәнен күрдек. Бу күренешкә бөтен авыл шаһит...”

Бу хәлләрне үз күзләре белән күрүчеләрнең күбесе әле булса да исән. Тагын шунысын әйтергә кирәк: аҗдаһа күтәрелгән Галим күле шуннан соң кипкән, корыган.

(Ахыры бар)

Фото: https://ru.freepik.com

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (3)
Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: