Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
23 гыйнвар , 12:54

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (2)

Аркылы пычкыны салулары булган, агач әллә нинди әшәке тавышлар чыгара башлаган. Кисүчеләр агачның да җаны, иясе барлыгына ышанып кайтканнар.

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (2)
Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (2)

Ә менә алдагы хәлләрне нәнәем Кәшифә Ходайбирдинадан ишеттем. Бу хакта аңа әтисе сөйләп калдырган.

Бу хәл Бөек Ватан сугышына кадәр үк булган. Бервакыт нәнәемнең әтисе улы Кашаф белән бергәләп төнлә урманга утын урларга киткәннәр. Бер юан корыган карагайны сайлап алып, кисәргә тотынганнар. Аркылы пычкыны салулары булган, агач әллә нинди әшәке тавышлар чыгара башлаган. Бик курыксалар да, килгәч-килгәч, буш кайтып булмый бит инде, икенче агачны кисәргә керешкәннәр. Ләкин әлеге тавыш тагын кабатланган. Җитмәсә, пычкы да бармый, ди. Фәттах картәтием белән улы Кашаф утынсыз кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. Алар агачның да җаны, иясе барлыгына ышанып кайтканнар.

Ияләргә бәйле янә бер хәл безнең авылда булган. Берсенә – 7, икенчесенә 14 яшь тулган ике бала агач урларга киткәннәр. Урманга юл ерак, ә зиратта эре, юан агачлар бар икән. Киткәннәр болар зиратка. Кискәннәр, арбага төягәннәр. Ат зират капкасына барып җиткән җитүен, тик капкадан тышкы якка чыкмый, бер адым да атламый, ди. Чыбыркы белән дә сыдырып караганнар үзен.

Аптырагач, авылның бер аксакалы янына барып, хәлне сөйләп биргәннәр. “Балам, утыныгызны бушатыгыз, шунда гына атыгыз зираттан чыга алыр”, – дигән ул аларга.

Болар бабай кушканча эшләгәннәр һәм, чынлап та, атлары зираттан атлап чыккан. Боларга утынны зират ияләре бирмәгәндер, күрәсең.

Элекке заманда безнең авылны икегә бүлеп аккан Күзьелганың ярлары текә, суы мул булган. Зәйни дигән берәүнең ындыры аңа терәлеп торган. Һәм бервакыт бу ындыр артында гөжелдәп зур самавыр кайнап утырганын күргәннәр.

Бу хакта күбрәк белер өчен Зәйни абзыйның хатыны Фатыйма Фаткуллинага бардым. “Безнең ындыр артында элек зур өянке үскән булган. Шул өянкенең астына байлар, дөя тиресенә урап, алтын күмеп куйганнар. Җир астында бик озак яткан ул, тора-бара иясе барлыкка килгән, имеш. Хәзинәнең иясе кешеләргә төрле нәрсәләр булып күренә башлаган: я елгада үрдәк булып йөзгән, я кәнсәләр янында егет булып әйбер сатып торган, хәтта самавыр булып гөжелдәп кайнап утырганын да күргәннәр. “Бисмилла” әйтеп, төрле рәвеш-кыяфәтләргә кергән шул нәрсәгә типсәң, ул алтынга әверелә, дип сөйлиләр иде. Шуннан бу агачны кискәннәр, иясе дә юкка чыккан. Бу хәлне үз күзем белән күрмәдем, ләкин ишетеп беләм”, – дип хатирәләрен яңартты Фатыйма әби.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (2)
Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: