Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 гыйнвар , 15:48

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр. (Башы)

Сак-Сок, Җилкүз, Аждаһа, Зират һәм Абзар ияләре – алар булган, бар һәм булачак!

Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр. (Башы)
Әлфия ЛАТЫЙПОВА. Авыргазыдагы серле хәлләр. (Башы)

Көндәлек тормышыбызда без сәер һәм могҗизалы хәлләргә еш очрыйбыз. Алар турында гәзит-журналлардан укыйбыз, бу хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишетеп беләбез.

Минем картәтием Ансарулла Ходайбирдинга да мондый гайре табигый хәлләр белән очрашырга туры килгән. Ул 1926 елның 22 ноябрендә Авыргазы районының Мостафа авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны, II группа инвалиды. Бик күпне күргән, күпне кичергән. Аны авылда гына түгел, бөтен районда беләләр һәм ихтирам итәләр.

1943 елда 17 яшендә ул сугышка алына. Кече командирлар курсларында укыганда, 1944 елның 5 – 10 май көннәрендә, аларның ротасы Уфадан берничә чакрым ераклыктагы урманда “учебка”да яткан. Окоп казып, шунда йоклаганнар.

Шулай бер төнне бабама кинәт “Сак! Сок!” дигән тавыш ишетелгән. Янында безгә күрше Яңа Мостафа авылыннан Кәшфулла Әхмәтшин һәм авылдашыбыз Гаяз Маннанов та булган.

– Кәшби, ишетәсеңме? – дип сораган картәти.

– Әйе, ишетәм, – дип җаваплаган тегесе.

“Шулкадәр ачык итеп кычкырды, җитмәсә тавышы да бик якыннан ишетелде, – дип хәтерли картәтием. – Кош микән бу, нәрсә икән, дип уйладык. Бу хәлдән соң урманда тагын өч төн кундык, әмма Сак-Сок тавышы башкача ишетелмәде”.

Гаҗәп, әлбәттә. Без Сак-Сокны уйдырма образ дибез, әмма аның тавышын ишетүчеләр берәү генә түгел бит, бер рота солдат ишеткән моны. Уйлап карасаң, аналары каргаган агалы-энеле Сак белән Сокның тормышта да ниндидер тамырлары булырга тиештер бит...

1949 елда картәти кәнсәләрдә бухгалтер булып эшләгән. Бик озак отчет язып утырганнан соң, төнлә кайтырга чыккан. Тышта коеп яңгыр ява, күк күкрәп, яшен яшьни икән. Өйгә кайтыр өчен Күзьелга аша агач басма аша үтәргә кирәк булган. Менә шул басмага килеп җитүе булган, алдына бозау кадәрле эт рәвешендәге бер нәрсә килеп чыккан. Үзе зур, куркыныч, күзләре янып тора икән. Картәти куркышыннан җан өшеткеч тавыш белән “Пропал!” дип кычкырган. Эт борылып китеп барган.

Шуннан кайткач, ул нәнәйгә: “Җилкүз барлыгына әле генә ышандым”, дип әйткән. Моннан соң картәтием 36 ел бухгалтериядә эшләсә дә, башкача соңга калырга тырышмаган.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: