Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
15 гыйнвар , 22:55

Тылсым иясенең гади тормышы

Мессинг – үткән гасырның чын тылсымчысы булган.

Тылсым иясенең гади тормышы
Тылсым иясенең гади тормышы

Сугыштан соң инде Мессинг өчен гадәти һәм гади тормыш башлана, гәрчә ул бик популяр артист булса да. 1948нче елда ул Мәскәүдә бер бүлмәле фатир ала. Гастрольләрдә даими йергән кешегә артыгы кирәкми дә. Аңа әйбәт түлиләр, әмма хәзер акчасын кыйммәтле әйберләргә алыштырмый, саклык кассасына сала. Шулай кирәген “әйбәтләп” аңлатканнар күрәсең. (Артист үлгәннән соң аның миллион сумнан артык акчасы кала, варислары булмагач, ул дәүләткә күчә, һәм дәүләтнең бу акчага тагын бер самолет төзүе бик ихтимал).

Ул тыйнак кына яши, журналистлар белән аралашмый. Бөек психолог килгән бер кешегә болай ди.

– Килерегезне белдем. Кызганычка каршы, әлегә вакытым юк. Әмма борчылмагыз, без сезнең белән берничә елдан мотлак күрешәчәкбез...

“Мин киләсегезне белдем”, – дигән сүзләрне Мессингтан ишетүчеләр аның яныннан гаҗәпләнү һәм тирән ихтирам тойгысы белән китәләр.

Журналист Василий Хвастунов 1955нче елны аңа “Воспоминания” дигән китабын язарга булыша. Язганнарга ышанмаслар, дип, Хвастунов фамилиясен Васильевка үзгәртә. Әмма китап дөнья күрми, шуннан соң аны Васильев өлешләргә бүлеп, төрле журналларда бастыра. Менә шулар аша ил халкы Мессинг хакында, дөреслекне белә дә инде.

Ә дәүләт исә телепат һәм психологны әлләни санга сукмый, илгә күп файда китергәне өчен генә түзә. (Аның сеансларын “популяр психология тәҗрибәләре һәм кеше мөмкинлекләрен күрсәтү" дип атыйлар.

РСФСРның атказанган артисты исемен аңа бары тик 60нчы еллар уртасында гына бирәләр, моңа ул балаларча сөенә. Гәрчә моңа кадәр: “Миңа әллә кайчан бу мактаулы исемне бирергә булганнар иде, “Мессинг” сүзе үзе үк дәрәҗә, дип, баш тарттым”, – дип әйтә торган булса да. СССРда Мессингның 65 яшен аңа 67 яшь тулган көнне билгелиләр. Чит илгә чыкмаган, ә яһүдләргә Израильгә китәргә рөхсәт ителгәч: “Мине үтерсәләр үтерәләр, әмма чыгармаячаклар”, – дигән.

1974нче елны аңа операция ясарга кирәк була. Ул атаклы Америка хирургы Майкл Дебекины чакыру өчен хөкүмәттән рөхсәт сорый. Рөхсәт итмиләр.

Дебеки урынына аңа профессор Покровский операция ясый. Ул уңышлы үтә, әмма аны икенче чир аяктан ега. 1974нче елның 8нче ноябрендә төп совет мистификаторы дөнья куя. Аны хатыны янына, Востряков зиратына күмәләр. Мәдәният министрлыгы кабер ташы куяр өчен акча бирүдән баш тарта. 1990нчы елда гына Мессингның элекке дусты Татьяна Лунгина, Америкадан килеп, аңа кабер ташы куйдыра.

Мессинг – үткән гасырның чын тылсымчысы булган, әмма аңа ышанырга теләмәгәннәр. Ә бүгенге ялган күрәзәчеләргә күпләр мөкиббән китә. Ачы хакыйкатьне инкярь итү һәм ялтыр ялганга табыну – гомергә бетмәс чир, күрәсең.

 

Фото: Культурология. ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: